ТРда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган Рус теле көне кысаларында Виталий Тимирясов исемендәге 1нче Аксубай мәктәбендә рус теле бәйрәме узды.
Бу көнне районның 29 белем бирү учреждениесе укучылары беренче мәктәп кунаклары булдылар. Бәйрәм программасы өч мәйданчыкта үтте.
Актлар залы барлык халык иҗатын яратучыларны җыйды. Монда «Фольклор – халык җаны» дигән рус фольклор сәнгате бәйгесе үтте.

Тамашачыларның урыннарын рус милли киемнәреннән катнашучылар алды. Кызлар өстендәге рус милли баш киемнәре, сарафаннар, күлмәкләр, үсмерләр өстендәге билбаулы милли күлмәкләр – барысы да милли зәвыкны чагылдырды. Катнашучылар күңелен дулкынлану хисләре яулап алды – «Фольклор нигезендә музыкаль-драматик композиция» һәм «Йолалар» темалары буенча биремнәрдә алар халык бәйрәмнәрен, рус мәдәнияте буенча театральләштерелгән сюжетлар күрсәттеләр. Тамашаны мәртәбәле жюри катгый күзәтте.

Яшь төркемнәре буенча ике мәйданчыкта «Тел – халыкның тере хәтере, аның җаны, аның байлыгы!» дигән шигырь укучыларның район бәйгесе оештырылды. Шигърият яратучылар рус шагыйрьләре Сергей Михалковның, Федор Тютчевның, Николай Заболоцкийның шигырьләрен укыдылар.
Бәйгедә 80нән артык укучы катнашты. Беренче мәктәптә Рус теле көне бик эчтәлекле, кызыклы үтте. Чараны оештыручылар фикере буенча, укучылар сүзнең югары дәрәҗәдә булуын, Татарстан Республикасында рус теле, мәдәнияте һәм йолалары белән җанлы кызыксынуларын күрсәттеләр.

Нет комментариев