3 нче Аксубай урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Филипп Петров технология буенча Бөтенроссия олимпиадасыннан призер булып кайтты.
Аның йомгаклау этабы Казанда узды.
Безнең республиканы, Россиянең башка төбәкләре кебек үк, муниципаль этапларда җиңүчеләр тәкъдим итте, алар арасында укытучы-остаз Юрий Макаровның укучысы Филипп та бар.
Укучылар үзләренең теоретик белемнәрен практикада, шул исәптән 3D - модельләштерүдә һәм бастыруда, материалларны лазер-гравировка машинасында эшкәртүдә күрсәттеләр.
Нет комментариев