Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Аксубай китапханәсенең уку залында Илдар Юзеевның иҗаты турында сөйләштеләр

Халык шагыйре, җырлар авторы, драматург, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Илдар Юзеевның тууына 90 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында үзәк китапханәнең уку залында «Бар җиһанга гашыйк шаһыйрь» дип исемләнгән очрашу узды.

Очрашуда «Нежность» комплекслы үзәгендә тернәкләнү узучы халык хуҗалыгы тармаклары ветераннары катнашты.
Тыңлаучылар шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында белделәр, аның шигъриятенә кагылдылар, Илдар Юзеев сүзләренә язылган җырларны тыңладылар. Чара мультимедиа презентациясе белән үрелеп барды.
Шулай ук уку залы хуҗабикәсе Фәимә Гатина кунаклар өчен китапханә һәм район тарихы буенча «экскурсия» үткәрде (катнашучыларның күбесе Аксубайга Татарстанның төрле шәһәрләреннән килгәннәр). Ветераннар район китапханәсендә узган орашудан зур тәэсир алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев