Үз казанышлары күргәзмәләрен тәкъдим иткән ата-аналар комитетларының «Тату сыйныф серләре» республика бәйгесенең зональ этабында катнашучылар белән бергә үзәк китапханә вәкилләре «Халык иҗаты» дип аталган китап күргәзмә-экспозициясе белән китапханә мәйданчыгы оештырдылар.
Кунакларның игътибарын чуаш милли чигүләре, агачтан уеп ясалган әйберләр турында китаплар, шулай ук рәсемнәр турындагы эш дәфтәрләре җәлеп итте.
Китапханә хезмәткәрләре күргәзмәгә күзәтү үткәрделәр. Китап укучыларның оста куллары белән чигелгән әйберләр күргәзмә-экспозициянең үзенчәлеге булып торды. Төрле техникада чигелгән милли орнаментлар кул иҗатын яратучыларны аеруча кызыксындырды.
Нет комментариев