Аксубай игенчеләренең исәбендә 5000 гектардан артык тукландырылган уҗымнар
Яңалыклар

Аксубай игенчеләренең исәбендә 5000 гектардан артык тукландырылган уҗымнар

Игенчеләрнең эш фронты көннән-көн колач ала бара.

Район авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматлары буенча 3 апрельгә уҗым культуралары 5100 гектардан артык мәйданда, күпьеллык культуралар 1569 гектарда тукландырылган.
Хуҗалыкларга бүлеп исәпләгәндә: «Чистай» ХКның «Аксу Агро» АФда – 3500 гектардан артык көзге культуралар мәйданнарына минераль ашламалар кертелгән, бу план күрсәткеченең 73 процентын тәшкил итә; 698 гектарда күпьеллык культуралар тукландырылган (планга карата 80 процент). «Аксу Агро» ҖЧҖдә күпьеллык культуралар мәйданнарының яртысыннан күбрәгендә тукландыру үткәрелгән. «Волга-Селект» да 3508 гектар биләгән көзге игеннәрнең 1500 гектардан артыгында тукландыру агрочарасы башкарылган.


Нет комментариев