Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Аксубай чаңгычылары чаңгы марафонында беренче булдылар

Аксубай районы чаңгычылары җыелма командасы кышкы сезонны ябу ярышларында җиңү яулады.

Бөгелмә районы башлыгы призына чаңгы марафонының чаңгы узышлары буенча Татарстан Республикасы Чемпионатының III турында тренер Рәис Бикушев җитәкчелегендәге Аксубай командасы беренче урынны яулады!
Үзләренең яшь төркемнәрендә 30 километрга йөгерүдә Рәмис Бикушев, Айрат Шәрифуллин, Владимир Кожеманов, Павел Ваструков яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. 15 километрлы дистанцияне иң яхшы күрсәткечләр белән Зоя Шихранова, Ксения Тарасова, Галина Галкина , Наилә Мәхмүтова, 7,5 километрны Сәет Кадыйров йөгереп узды.
– Команда лаеклы чыгыш ясады, – дип билгеләп үтте Рәис Бикушев. – Сезонны җиңү белән тәмамладык, без нәтиҗәдән бик канәгать.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев