Аксубай баянчылары «Феерии аккордеона» бәйгесендә талантларын күрсәттеләр
Яңалыклар

Аксубай баянчылары «Феерии аккордеона» бәйгесендә талантларын күрсәттеләр

Казанда узган «Феерии аккордеона» VIII Халыкара конкурсында Аксубай район мәдәният йорты баянчыларының (җитәкче – ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Наилә Крайнова) сәләтен югары бәяләгәннәр.

Анда Россиянең барлык почмакларыннан 180дән артык конкурсант катнашкан. Семен Крайнов, Глеб Мясников һәм Ксения Романова өчен бу бәйгедә катнашу җиңел булмаган, әмма Аксубай егетләре үз номерларын искиткеч итеп башкарганнар.
Яшь музыкантлар жюриның югары бәясенә лаек булганнар. Семен III дәрәҗә лауреат, Глеб һәм Ксения I дәрәҗә дипломантлар дип танылдылар.
Фото: Наилә Крайнова архивыннан.


Нет комментариев