Тренер Александр Лодоркин җитәкчелегендәге футбол командасы 2009-2010 елларда туган малайлар арасында мини-футбол буенча Әлмәт шәһәре чемпионатында искиткеч җиңү яулады.
Ярышларда Әлмәт һәм Сарман районнарыннан 12 футбол дружинасы катнашты. Безнең команда барлык очрашуларда да җиңеп, беренче урынны алды! Аксубай футболчылары яхшы әзерлек, команда уены күрсәттеләр.
Ярышларда катнашу футболчыларның әти-әниләренең финанс ярдәме белән мөмкин булды.
Фото: Александр Лодоркин архивыннан.
Нет комментариев