Спас районының мини-футбол буенча Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган ачык турнирында район футболчылары зур уңышка ирештеләр.
Ярышларда 2014 елда туган һәм аннан кечерәк үсмерләр катнашты.
Александр Лодоркин шәкертләре мәйданчык хуҗаларын – 6:1, Нурлат командасын – 3:1, Базарлы Матак командасын 3:0 исәбе белән җиңделәр. Нәтиҗәдә, беренче урын яуладылар! Команда составында Олег Пименов, Михаил Афиногенов, Матвей Тимошкин, Тимур Сафиуллин, Максим Огольцов, Адель Баталин, Иван Таиркин һәм Артем Савельев уйнады.
Фото: Спорт мәктәбе архивыннан.
Нет комментариев