Юл һәлакәтендә зыян күргән
Яңалыклар

Юл һәлакәтендә зыян күргән

Аксубай районы трассасында һәм Иске Ибрай торак пуктында ике юл һәлакәте килеп чыккан, зыян күрүчеләр бар. Беренче очрак пәнҗешәмбе - 2 июль көнне Иске Ибрай авылында 16.36 сәгатьтә 1976 нчы елда туган Нурлат шәһәренең бер оешмасында эшләүче "КамАЗ" машинасы шоферы имин тизлекне сайламыйча каршысына килүче чит ил маркалы йөк машинасына...

Аксубай районы трассасында һәм Иске Ибрай торак пуктында ике юл һәлакәте килеп чыккан, зыян күрүчеләр бар.



Беренче очрак пәнҗешәмбе - 2 июль көнне Иске Ибрай авылында 16.36 сәгатьтә 1976 нчы елда туган Нурлат шәһәренең бер оешмасында эшләүче "КамАЗ" машинасы шоферы имин тизлекне сайламыйча каршысына килүче чит ил маркалы йөк машинасына бәрелгән. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә авария сәбәпчесе үзе зыян күргән - ул аягы сынып, имгәнүләр белән Аксубай үзәк район хастаханәсенә озатылган.


Икенче юл һәлакәте Чистай-Аксубай-Нурлат трассасында (78 километр) булган. 1986 нчы елгы Нурлат районы кешесе - "Калина" машинасы шоферы шундый ук юл йөрү кагыйдәсен бозган. Ул каршысына килүче "МТЗ" тракторына бәрелгән. Җиңел машина йөртүчесе ябык баш мие җәрәхәте һәм бот сөяге сынуы белән Аксубай район үзәк хастаханәсенә озатылган.


Нет комментариев