Яраклылык срогы турында хәбәр итегез
Аксубай районында яраклылык срогы чыккан продукция сату фактлары бар. Безнең район зур түгел, һәркем бер-берсен белә диярлек. Гадәттә яраклылык срогы чыккан товар сатып алган кешеләр, сатучыга мөрәҗәгать итәләр, ә ул товарны алмаштыра яки акчаны кире кайтара. -Моңа охшаш кагыйдә бозулар белән очрашкан кешеләрнең ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Аксубай бүлегенә мөрәҗәгать...
Аксубай районында яраклылык срогы чыккан продукция сату фактлары бар.
Безнең район зур түгел, һәркем бер-берсен белә диярлек. Гадәттә яраклылык срогы чыккан товар сатып алган кешеләр, сатучыга мөрәҗәгать итәләр, ә ул товарны алмаштыра яки акчаны кире кайтара.
-Моңа охшаш кагыйдә бозулар белән очрашкан кешеләрнең ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Аксубай бүлегенә мөрәҗәгать итүләрен үтенәбез, - диде бүлекнең җитәкче белгече Госман Билалов. - Гариза планнан тыш тикшерү үткәрү өчен нигез булып тора.
Инспектор шулай ук мөрәҗәгать итүченең анонимлыгын саклауны гарантияли. Бүлекнең адресы: шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе, Ленин урамы, 8 йорт, Дәүләт алкоголь инспекциясенең җитәкче белгече кабинеты. Тел.: 2-93-21, 8.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев