Янгын куркынычы!
Яңалыклар

Янгын куркынычы!

Республикада озак вакыт коры һәм эссе һава торышы саклануга бәйле, Татарстан территориясендәге урманнарда дүртенче һәм бишенче класслы янгын куркынычы билгеләнгән. Министрлар Кабинетының махсус күрсәтмәсе белән гражданнарның урманнарга баруы, кайбер урманчылыкларга, шул исәптән Аксубай урманчылыгына транспорт белән керү чикләнә. Янгын иминлегенә бәйле барлык чаралар да катгый үтәлергә тиеш. Урман сагы вәкилләре...

Республикада озак вакыт коры һәм эссе һава торышы саклануга бәйле, Татарстан территориясендәге урманнарда дүртенче һәм бишенче класслы янгын куркынычы билгеләнгән.

Министрлар Кабинетының махсус күрсәтмәсе белән гражданнарның урманнарга баруы, кайбер урманчылыкларга, шул исәптән Аксубай урманчылыгына транспорт белән керү чикләнә.
Янгын иминлегенә бәйле барлык чаралар да катгый үтәлергә тиеш. Урман сагы вәкилләре табигать кочагында ял итүчеләрне ачык ут белән сак эш итәргә чакыра.

Нет комментариев