Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Янгын авылда, ә су–Аксубайда

Шимбә көнне Яңа Аксубайда кеше гомерен алып киткән янгын булды. Бәхетсезлек иртән иртүк килеп чыга-янгын сүндерү частена янгын чыгу турындагы хәбәр 3 сәгать 23 минутта килеп ирешә. Ә инде җиде минуттан янгын часте хезмәткәрләре әлеге урында булып янгын сүндерүгә керешәләр-әлеге мизгелдә янгын телләре ике фатирлы йортның ике ягын да камап...

Шимбә көнне Яңа Аксубайда кеше гомерен алып киткән янгын булды.

Бәхетсезлек иртән иртүк килеп чыга-янгын сүндерү частена янгын чыгу турындагы хәбәр 3 сәгать 23 минутта килеп ирешә.
Ә инде җиде минуттан янгын часте хезмәткәрләре әлеге урында булып янгын сүндерүгә керешәләр-әлеге мизгелдә янгын телләре ике фатирлы йортның ике ягын да камап алган була. Бер фатир хуҗасыз була, икенчесендә 62 яшьлек Николай Чентаев яши. Күршеләре әйтүенчә, фатир хуҗасы эчке якта кала. Янгын сүндерүчеләр көчләреннән килгәннең барысын да эшлиләр, әмма... Запас суны сиптереп бетергәннән соң, торак пунктта кышкы вакытта янгын сүндерү өчен җиһазланган су алу урынының булмавы аларның эшенә аяк чала. Шул рәвешле аларга, алтынга тиң вакытны әрәм итеп, су артыннан Аксубайга базага кайтырга туры килә. Моның һәлакәткә китерәсен алар күз алдына китерәләр инде.
-Йорт хуҗасының янган гәүдәсенә иртә белән генә тап булдык. Хуҗа ялгызы гына яши, спиртлы эчемлекләр кулланырга ярата,-дип аңлатма бирә әлеге хәлгә ТР буенча Россия МЧС ГУ УНДның Аксубай муниципаль район буенча ОНД начальнигы эчке эшләр капитаны Рөстәм Гафиятов.-Янгын иминлегенең элементар кагыйдәләрен үтәмәү, кеше гомерен дә аямады.
Өйгә газ кертелмәгән, ул утын белән ягып җылытылган. Агач йорт илле ел элек төзелгән, шуңа санаулы минутлар эчендә көлгә әйләнүе гаҗәп тә түгел.
Кабат ялгыз яшәүче кеше һәлак булды. Бу ел башыннан икенче очрак инде.
-Авыл җирлекләре башлыкларына ялгыз яшәүче гражданнарны контрольгә алу үтенече белән мөрәҗәгать итәсе килә,-дип сөйли Рөстәм Хафизович.-Аларның нинди шартларда яшәүләрен тикшерергә һәм урыннарда ук чара күрергә кирәк. Шулай ук элементар су чыганагы турында да кайгыртырга кирәк, су булган очракта без янгынны санаулы минутларда сүндерәбез, әмма кайбер торак пунктларда су чыганагына керү юлы булмый яисә ул кышкы чорда су алу өчен җиһазландырылмаган..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев