Аксубай

Аксубай районы

Рус Тат
Яңалыклар

Ветеранны хөрмәтләделәр

Кичә район ветераннар советында педагогик хезмәт ветераны, "Аксубайлылар - Ватанны саклаучылар" исемле ике китап авторы Николай Янилкинны хөрмәтләү чарасы булды. Аңа 80 яшь тулды. Николай Андреевич үзенең педагогик эшчәнлеге чорында башлангыч хәрби хәзерлек фәне укытучысы буларак ике йөздән артык офицер хәзерләгән. Ә хәрби җитәкче Николай Янилкин җитәкчелек иткән Аксубай урта...

Кичә район ветераннар советында педагогик хезмәт ветераны, "Аксубайлылар - Ватанны саклаучылар" исемле ике китап авторы Николай Янилкинны хөрмәтләү чарасы булды.


Аңа 80 яшь тулды. Николай Андреевич үзенең педагогик эшчәнлеге чорында башлангыч хәрби хәзерлек фәне укытучысы буларак ике йөздән артык офицер хәзерләгән. Ә хәрби җитәкче Николай Янилкин җитәкчелек иткән Аксубай урта мәтәбендәге (элеккеге педучилище) НВП бүлмәсе озак еллар дәвамында республикада икенче урынны алып торды.
... Авыр сугыш арты елларында ул үзенең үҗәтлеге һәм максатка ирешүчәнлеге нәтиҗәсендә, Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң читтән торып Казан педагогия институтының тарих факультетын тәмамлап, Иске Тимошкино урта мәктәбендә хәрби хәзерлек укытучысы сыйфатында үзенең хезмәт эшчәнлеген башлап, аннан соң аны Аксубай урта мәктәбендә дәвам итеп, кырык елга якын хезмәт куя.
Пенсиягә чыкканнан соң да биш ел дәвамында 2 нче Аксубай урта мәктәбендә хезмәт куюын дәвам итеп, ул яшүсмерләрдә ватанны саклаучы һөнәренә мәхәббәт уята. Ватанга мәхәббәт, антка тугрылык төшенчәләре Николай Андреевич белем биргән күпсанлы укучылар армиясе өчен беркайчан да буш сүзләр булмады.
Ул бүген дә яшьләргә патриотик тәрбия бирү буенча актив эш алып бара.
Район ветераннар советы рәисе Евгений Копанев, Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров ветеран-педагогны җылы котлап, Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
-Хәрби-патриотик тәрбия - яшь буенча тәрбия бирүнең өзлексез өлеше һәм Аксубай яшьләренә үрнәк алырлык кеше бар, - диде ветеранны котлап, "ДОСААФ" Россия спорт-оборона җәмгыятенең Аксубай бүлеге рәисе Петр Волков. - Николай Андреевич өчен җәмәгать эше һәрвакыт беренче планда булды һәм шуның белән ул ихтирамга лаек та.
Петр Волков ветеранга ДОСААФ исеменнән Мактау грамотасы һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Ветеран-педагог үзенә карата шундый игътибар күрсәткәннәре өчен район хакимияте һәм җәмәгать оешмалары вәкилләренә рәхмәт белдерде: - Мин үземнең тыйнак хезмәтемнең һәм җәмәгать эшчәнлегемнең югары бәяләнүенә шатланып бетә алмыйм. Барыгызга да зур рәхмәт белдереп, минем барлык эшләремдә, әлеге еллар дәвамында миңа таяныч һәм терәк булган, барлык башлангычларымны да хуплаган, ярдәм иткән тормыш иптәшем Раиса Григорьевнаның да уңышы, дип әйтер идем. Аның да бүген минем кебек шатлыгы чиксез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев