Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Урам бизнесына - "Юк!"

Административ комиссиянең чираттагы утырышында санкцияләнмәгән урыннарда сәүдә итүне тыю турында фикер алыштылар. Бүгенге көндә кайбер шәхси эшмәкәрләр, Административ хокук бозулар кодексы һәм Роспотребнадзор тарафыннан күрсәтелгән нормалар һәм кагыйдәләрдән тайпылып, азык-төлек продуктлары белән сәүдә итүне ачык һавада ук оештыралар. - Сәүдә итүне павильоннан тыш оештыру административ хокук бозу булып санала, -...

Административ комиссиянең чираттагы утырышында санкцияләнмәгән урыннарда сәүдә итүне тыю турында фикер алыштылар.



Бүгенге көндә кайбер шәхси эшмәкәрләр, Административ хокук бозулар кодексы һәм Роспотребнадзор тарафыннан күрсәтелгән нормалар һәм кагыйдәләрдән тайпылып, азык-төлек продуктлары белән сәүдә итүне ачык һавада ук оештыралар.


- Сәүдә итүне павильоннан тыш оештыру административ хокук бозу булып санала, - дип билгеләп үтте административ комиссия сәркатибе Шәүкәт Нургалиев. - Без җиде гражданга штраф салдык инде. Ләкин моның белән генә чикләнмәячәкбез. Урамда урнаштырылган ачык кибеттә түгел, бары тик сәүдә итү өчен яраклаштырылган павильоннарда гына товар сатуны оештырырга кирәк.


Әлеге таләпләргә буйсынмаган гражданнарга урамда сәүдә итүне тыю сәбәбен искәрттеләр һәм акчалата җәза бирделәр - комиссия хокук бозучыларга ике мең сум күләмендә штраф билгеләде.


Товарларны сәүдә павильоннарыннан читтә сатуга халык күнегеп бара инде. Аларның сәүдә итәргә яраксыз урыннарда азык-төлек продукциясен сатып алырга кыенсынмавы таң калдыра - юл читендә сатылучы продуктларга авыр металлар, аеруча да кургаш утыра. Сатучылар моңа әллә ни игътибар бирмиләр, аларга бары тик халык күп булган урыннарда товарын сатарга кирәк. Чыннан да, сатып алучылар үзләренең һәм гаиләләренең сәламәтлегенә битараф карыйлармы икән соң?


Бу күренешкә Роспотребнадзорның район бүлеге баш эксперт-белгече Андрей Тимирясов та гаҗәпләнә:
- Азык-төлек продукциясен урамнан, автомобильләрдән алу сатып алучыларның үзләре өчен аяныч нәтиҗәләр китереп чыгарырга мөмкин, ә сатучылар штраф белән генә чикләнеп кала. Аеруча да җәй айларында азык-төлек продукциясе белән агулану очраклары ешая. Шулай ук температура күтәрелергә, дизентерия авыруы килеп чыгарга мөмкин.


Кайда нәрсә сатып алырга икәнен һәркем үзе хәл итә. Тик административ комиссия "урам бизнесы"нда һичшиксез тәртип урнаштыруын кирәклеген билгеләп үтте, чөнки барыннан да элек район халкының сәламәтлеге һәм иминлеге мөһим урынны алып тора.

Фото http://argumenti.md/wp-content/uploads/2015/03/antisanitarija-mjaso.jpg сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев