Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Тәртип – ике көндә

Торак пунктлар һәм эшчеләр бистәсен төзекләндерү өчен районда күп эш башкарылды. Әмма чираттагы киңәшмәдә район башлыгы урынбасары Юныс Хәмидуллин билгеләп үткәнчә, бер кашык дегет бер кисмәк балны боза ала. Бер кашык дегет сыйфатында ул кайбер күпкатлы йортларның чабылмаган ишегалларын, оешма һәм предприятиеләрнең чүп үләннәр белән капланган территорияләрен, кайбер сәүдә нокталарының...

Торак пунктлар һәм эшчеләр бистәсен төзекләндерү өчен районда күп эш башкарылды.



Әмма чираттагы киңәшмәдә район башлыгы урынбасары Юныс Хәмидуллин билгеләп үткәнчә, бер кашык дегет бер кисмәк балны боза ала. Бер кашык дегет сыйфатында ул кайбер күпкатлы йортларның чабылмаган ишегалларын, оешма һәм предприятиеләрнең чүп үләннәр белән капланган территорияләрен, кайбер сәүдә нокталарының төзекләндерелмәгән тирә-ягын һәм хәтта җир асты коммуникацияләре коеларының агач люкларын атады.


Үз һәм аңа ызандаш территорияләрне төзекләндерүгә игътибар бирмәгән идарә итү компанияләре, шәхси эшмәкәрләр, оешмалар һәм гражданнар административ җәза тартыла.


Юныс Хәмидуллин шундый йортларны, урамнарны, кибетләрне аерым атап, аларга тәртип салу өчен ике көн вакыт бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев