Агымдагы елның беренче яртыеллыгында районда 16 янгын очрагы теркәлгән. Янгыннарның барысы да торак секторга туры килә - ут 4 торак йортны, 5 ишегалды төзелешләрен көлгә әйләндергән, 4 йорт һәм 5 корылмага зыян салган. Белем бирү, мәктәпкәчә учреждениеләрдә һәм социаль-мәдәни объектларда янгын чыгуга юл куелмаган. -Торак секторда чыккан янгыннарның зыяны сигез...
Агымдагы елның беренче яртыеллыгында районда 16 янгын очрагы теркәлгән.
Янгыннарның барысы да торак секторга туры килә - ут 4 торак йортны, 5 ишегалды төзелешләрен көлгә әйләндергән, 4 йорт һәм 5 корылмага зыян салган. Белем бирү, мәктәпкәчә учреждениеләрдә һәм социаль-мәдәни объектларда янгын чыгуга юл куелмаган.
-Торак секторда чыккан янгыннарның зыяны сигез йөз мең сумга якын тәшкил итте, - дип аңлатма бирде районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең өлкән сорау алучысы Рәсим Ислямов. -Ут белән саксыз эш итү, тәмәке төпчеген теләсә кая ташлау, җылыту миченнән файдалану, электр җиһазларын куллану кагыйдәләрен бозу янгынга китерүче төп сәбәпләр булып тора.
Статистика мәгълүматларыннан чыгып караганда, күпчелек очракта ут - йокы бүлмәләрендә, ә инде хуҗалык төзелешләрендә терлекләр һәм кош-корт асралган биналарда чыга.
Ялкын телләре ике кешенең гомерен өзгән, бер пенсионер ир-ат җитди пешүдән зыян күргән. Ни аяныч, еш очракта спиртлы эчемлекләр кулланырга яраткан кешеләр янып үлә - алар ятакта килеш тәмәке тарталар яки тәмәке төпчеген сүндермиләр.
Нет комментариев