Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Тәмәке тарткан малайлары өчен әти-әниләре җәзасын алды

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең чираттагы утырышы булып үтте. Комиссия әгъзалары утырышның көн тәртибен социаль яктан куркыныч хәлдә булган балигъ булмаган балаларны һәм ата-аналарны эшкә урнаштыру проблемасыннан башладылар. Мәшгульлек үзәгенең әлеге юнәлештә җайга салынган эшчәнлеге турында аның җитәкчесе Иван Маклаков сөйләде. Мәсьәләне уңышлы хәл итү өчен...

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең чираттагы утырышы булып үтте.

Комиссия әгъзалары утырышның көн тәртибен социаль яктан куркыныч хәлдә булган балигъ булмаган балаларны һәм ата-аналарны эшкә урнаштыру проблемасыннан башладылар. Мәшгульлек үзәгенең әлеге юнәлештә җайга салынган эшчәнлеге турында аның җитәкчесе Иван Маклаков сөйләде. Мәсьәләне уңышлы хәл итү өчен комиссия, җәйге чорда белем бирү оешмалары директорлары белән мәшгульлек үзәге арасында килешү төзергә кирәк, дигән нәтиҗәгә килде.

Комиссия балигъ булмаган балаларын тәрбияләүдән баш тарткан ата- аналарга карата ачылган материалларны тикшерде. Нигездә ул спиртлы эчемлекләрне күпләп кулланган әниләргә кагылды. Алкоголь бәйлелектән интеккән әниләр комиссия каршына бастылар. Аларга үзләренең намуссыз гамәлләре өчен җавап тотарга туры килде. Комиссия һәр очракка аерым тиешле карарлар кабул итте.

Утырышка тәмәке тарткан өчен эчке эшләр бүлеге вәкилләреннән кисәтү ясалган район үзәге мәктәпләрендә белем алучы бер төркем укучылар да чакырылган иде. Алар белән, алга таба да тәмәке белән дус булуның сәламәтлеккә нинди зыян салуын аңлатып, тәрбияви әңгәмә үткәрелде.

- Без аңладык, башка тәмәке тартмыйбыз, - дигән җавапны бирделәр балалар. Ә малайларының тәмәкегә тартылуын күрми калган ата-аналарга административ җәза бирелде. Гаилә бюджетына зыян салып түләнгән штраф, яшүсмерләргә үз гамәлләрен танырга ярдәм итәр дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев