Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанга юл төзелешенә бүлеп бирелгән 11 миллиард сумнның 219 миллионы Аксубай районының юл объектларына тотылачак

«Куркынычсыз сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында төзеләчәк һәм төзекләндереләчәк 113 юл объекты арасында Аксубай районы объектлары да бар.

– Милли проект кысаларында Чистай-Аксубай-Нурлат участогында (Васильевка авылыннан Иске Савруш ягына) дүрт ярым километр төбәк автоюлын ремонтлау һәм элек башкарылган эшләр кысаларында Аксубай-Федоровка участогын капиталь ремонтлауны финанслау планлаштырыла. Финанслау күләме 219 миллион сумнан артып китәчәк, – дип сөйләде «Татавтодор» АҖнең Аксубай филиалы директоры Фәнис Сафин.
Транспорт министрлыгы мәгълүматларына караганда, Татарстанда юл төзелеше объектларын ремонтлау төбәк әһәмиятендәге 221,8 километр юлны үз эченә алачак. Финанслау күләме 1,958 млрд сум тәшкил итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев