Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда суган арзанайган, помидор һәм кыяр кыйммәтләнгән

Башлы суган, балалар өчен ит консервалары, бәрәңге, майлылыгы 2,5 процент тәшкил иткән сөт һәм көнбагыш мае 24-30 июльдә аеруча нык арзанайган товарлар бишлегенә кергән. Татарстанстатта узган атнадагы куллану бәяләре хакында сөйләделәр.

Әйтик, суган – 4,67 (хәзер ул 51,11 сум тора), консерваның килограммы - 2,08 (991,88 сум), бәрәңге - 2,01 (42,59 сум), майлылыгы 2,5 процент тәшкил иткән сөт – 1,56, май 1,22 процентка арзанайган.

Шуннан соң исемлекне сарык ите, сосиска һәм сарделька, ярымысланган колбаса, атланмай, маргарин һ.б. товарлар дәвам итә.

Банан исә – 4,32, алма – 3,72, помидор – 3,05, кыяр – 2,27, балалар өчен коры сөт катнашмалары 2,2 процентка кыйммәтләнгән.

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев