Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Сайлаулар уңышлы үтте

Узган якшәмбедә алтынчы чакырылыш РФ Дәүләт Думасына сайлауларда район халкы актив катнашты. Аксубайлылар барлык сайлау участокларына да бердәм килделәр. Сайлау участоклары ишекләре ачылу белән алар үзләренең гражданлык бурычларын үтәргә керештеләр. Нәкъ менә бу көнне ил һәм гражданнар язмышы хәл ителде. Халык мәнфәгатьләрен кем тәкъдим итәр һәм ил нинди курс белән...

Узган якшәмбедә алтынчы чакырылыш РФ Дәүләт Думасына сайлауларда район халкы актив катнашты.


Аксубайлылар барлык сайлау участокларына да бердәм килделәр. Сайлау участоклары ишекләре ачылу белән алар үзләренең гражданлык бурычларын үтәргә керештеләр. Нәкъ менә бу көнне ил һәм гражданнар язмышы хәл ителде. Халык мәнфәгатьләрен кем тәкъдим итәр һәм ил нинди курс белән алга барыр? Әлеге сорау күпләрне кызыксындырды һәм менә шуның өчен сайлауларда катнашмый калучылар булмады. Моннан тыш, сайлау участокларында тавыш бирү процессының яхшы оештырылуын да билгеләп үтәргә кирәк. Тавыш бирү чын бәйрәмгә әверелде: сәүдә оештырылган иде, үзешчән артистлар чыгыш ясады. Сайлауларга өлкәннәр белән бергә балалар да теләп килделәр.
Сәгать 10.00 белән 12.00 арасында сайлаучылар аерым активлык күрсәттеләр. Бу вакыт эчендә күпчелек гражданнар тавыш бирде. Шул ук вакытта район башлыгы Камил Гилманов та үзенең тормыш иптәше белән Аксубай гимназиясе бинасында урнашкан 572 нче сайлау участогында тавыш бирде.
Сайлау участоклары ачылу белән Камил Гилманов ТР Хөкүмәтеннән килгән район кураторы "Волго - Вятскуправтодор" ГУ начальнигы Мөхәммәт Гатиятуллин белән кайбер участокларны йөреп чыктылар. Хөкүмәт вәкиле анда аксубайлылар белән аралашты, сайлау барышы белән кызыксынды.
Бу көнне алар беренче тапкыр электрон сайлаулар үткән Иске Ильдеряк авыл җирлегендә булдылар. Анда сайлаучыларны әлеге яңалык белән тренажерларда таныштырган волонтерлар эшләде. Сүз уңаеннан, быел электрон тавыш бирү биш участокта үтте. Бу көнне безнең районда бишенче чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин да булып китте. Ул Камил Камалович белән берлектә социаль-мәдәни объектларны карады, районның социаль-икътисади үсешенә югары бәя бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев