Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Россиядә чик аша машинада чыгу өчен алдан теркәлү узу кертергә телиләр

Россиядә дәүләт чиген автомобильдә чыгар алдыннан дата һәм вакытны алдан резервлауны мәҗбүри итәргә җыеналар.

«Россия Федерациясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында»гы законга Дәүләт Думасының Транспорт һәм инфраструктураны үстерү комитеты рәисе Евгений Москвичев шундый төзәтмәләр әзерләде. Бу турыда ТАСС хәбәр итә.

Чикне узуның мондый тәртибен 2024 елның 1 мартына кадәр урнаштыру планлаштырыла. Шул ук вакытта яңалыкның төп нигезләмәләре быел 1 марттан ук гамәлгә керергә мөмкин.

Резерв ясау өчен кирәкле документлар исемлеген, әлеге вакыт аралыгында контроль пунктларын чиратсыз уза ала торган транспорт чаралары категорияләрен контрольгә алу тәртибен Хөкүмәт раслар дип көтелә.

Моннан тыш, юлдан узу мөмкинлеге булсын өчен, автотранспортның юл буенда урнашу характеры уйланылып бетереләчәк.

Машина йөртүчеләр датаны һәм вакытны йөк ташу буенча электрон документлар өчен булдырылган дәүләт мәгълүмат системасы платформасы аша резервларга тиеш булачак. Ул система Россиянең Транспорт министрлыгына карый.

Хезмәт бушлай булачак. Гариза бирүче теләсә кайсы буш датаны һәм вакытны резервлый алачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев