Пенсионерларга – укулар
Яңалыклар

Пенсионерларга – укулар

Аксубай районы пенсионерларын акцияләрдә катнашырга чакыралар. Пенсионерлар союзы компьютер һөнәрен үзләштерүгә укулар оештыра. Мәктәп базаларында ике төркем оештыру планлаштырыла. Шулай ук "Сәламәт яшәү рәвеше" төркемен җыеп, табиблар белән очрашулар, поликлиника каршында лекцияләр үткәрү күздә тотыла. Социаль-тернәкләндерү үзәгендә "Психология һәм педагогика" төркеме оештырылачак. Укырга теләүчеләр Пенсия фонды идарәсенә мөрәҗәгать итә алалар....

Аксубай районы пенсионерларын акцияләрдә катнашырга чакыралар.



Пенсионерлар союзы компьютер һөнәрен үзләштерүгә укулар оештыра. Мәктәп базаларында ике төркем оештыру планлаштырыла. Шулай ук "Сәламәт яшәү рәвеше" төркемен җыеп, табиблар белән очрашулар, поликлиника каршында лекцияләр үткәрү күздә тотыла. Социаль-тернәкләндерү үзәгендә "Психология һәм педагогика" төркеме оештырылачак. Укырга теләүчеләр Пенсия фонды идарәсенә мөрәҗәгать итә алалар. Белешмәләр өчен телефон: 2-72-81, 2-71-33.


Нет комментариев