Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Медицина хезмәте күрсәтү сыйфаты турында

Республикада ТР дәүләт хезмәтләре Порталында "Медицина учреждениеләре хезмәте сыйфатына бәя" сервисы эшләнгән. Сәламәтлек саклау сайтында хәбәр ителгәнчә, әлеге хезмәттән "Чиратка язылу" бүлегендә файдаланырга мөмкин, анда кулланучының табибкә электрон төрдә язылуга бәйле барлык актив язмалары чагыла. Табибтә булганнан соң 30 көн дәвамында әлеге бүлектә биш баллы шкала буенча кабул итү сыйфатына...

Республикада ТР дәүләт хезмәтләре Порталында "Медицина учреждениеләре хезмәте сыйфатына бәя" сервисы эшләнгән.
Сәламәтлек саклау сайтында хәбәр ителгәнчә, әлеге хезмәттән "Чиратка язылу" бүлегендә файдаланырга мөмкин, анда кулланучының табибкә электрон төрдә язылуга бәйле барлык актив язмалары чагыла. Табибтә булганнан соң 30 көн дәвамында әлеге бүлектә биш баллы шкала буенча кабул итү сыйфатына бәя бирү мөмкин. Сораштыру аноним формада үтә. Түбәндәге категорияләргә бәя бирелә: хезмәт күрсәтү тизлеге, персоналның мөнәсәбәте һәм бина торышы. Кулланучыга медицина хезмәте күрсәтүгә бәя бирү тәкъдиме, Порталда теркәү башкарылган электрон почта аша киләчәк. Бәяләү тәкъдиме шулай ук Шәхси кабинетка белдерү сыйфатында да килергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев