Аксубай

Аксубай районы

Рус Тат
Яңалыклар

Конференция чуашларны үзенә туплады

26 октябрьдә Казанның милли-мәдәни үзәгендә ТР ЧНКАның сигезенче отчет-сайлау конференциясе һәм "Чуаш гүзәле" республика конкурсы үтте. Конференция эшендә республиканың 23 районыннан 300 делегат катнашты. Алар арасында үзләренең катнашулары белән халык йолаларын саклап калуга, милли культураны һәм телне үстерүгә үз өлешләрен керткән мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар, эшмәкәрләр, авыл җирлеге советлары вәкилләре, пенсионерлар...

26 октябрьдә Казанның милли-мәдәни үзәгендә ТР ЧНКАның сигезенче отчет-сайлау конференциясе һәм "Чуаш гүзәле" республика конкурсы үтте.
Конференция эшендә республиканың 23 районыннан 300 делегат катнашты. Алар арасында үзләренең катнашулары белән халык йолаларын саклап калуга, милли культураны һәм телне үстерүгә үз өлешләрен керткән мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар, эшмәкәрләр, авыл җирлеге советлары вәкилләре, пенсионерлар катнашты. Чуаш республикасының вәкаләтле делегациясе составында күренекле мәдәният һәм фән эшлеклеләре, конгрессның җаваплы хезмәткәрләре, алар арасында Чуашстан язучылары берләшмәсе рәисе Михаил Юхма, якташыбыз, академик Алексей Трофимов та бар иде. Форум эше эшлекле мохитта үтте.
ЧНКА рәисе Константин Яковлев җыелучыларны ЧНКАның отчет чорындагы эш йомгаклары белән таныштырды. Аңардан соң чыгыш ясаган делегатлар үзләре яшәгән районнарда милли мирасны саклап калу, мәдәниятны һәм телне үстерү өчен нинди эшләр башкарылуы турында сөйләделәр, көнүзәк, мисалга, Татарстанда яшәүче чуаш халкы өчен радио һәм телетапшыруларның булмавы турындагы проблемаларны күтәрделәр.
ЧНКАның яңа составы сайланды. Совет рәисе постына өч кандидатура күрсәтелде: Коснтантин Яковлев, "Сувар" республика газетасы редакторы Константин Малышев һәм КАИ ректоры вазифаларын башкаручы Николай Абруков. Сайлаулар барышында күпчелек тавыш бирү юлы белән яңа срокка ЧНКА рәисе итеп Константин Яковлев сайланды. Совет составына шулай ук безнең район вәкилләре Михаил Пикмуллин һәм Анатолий Молоствов та керде.
Милли форумның рәсми өлешен мәдәни программа алыштырды. Зал чуаш моңы, чуаш җырлары белән тулды, "чуаш гүзәле" конкурсы башланды. Мәдәни үзәк сәхнәсенә милли киемнән унбер чибәркәй чыкты. Алар арасында безнең районнан (Беловкадан) Юлия Алексеева да бар иде. Конкурс турларының бөтен биремнәрен искитмәле үтәп, ул номинациядә җиңүче булды.
Район вәкилләренең чуаш форумына баруы район мәдәният бүлеге начальнигы Ришат Сруртдинов, Федоровка интернат-йорт директоры Галина Маланчева һәм эшмәкәр Федор Семенов ярдәме белән гамәлгә ашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев