Балигъ булмаганнар һәм аларның хокукларын яклау эшләре буенча комиссия утырышында берничә мәсьәлә каралды.
Глобаль интернет челтәрләрендә балалар иминлеге заманның актуаль темасы булып тора.
Әлеге куркынычлылыкны кисәтү өчен районда нәрсәләр эшләнә - комиссия утырышында нәкъ менә шул хакта фикер алыштылар.
Мәгариф бүлеге методисты Сергей Чеверикин әлеге тема буенча курслар үткән. Сергей...
Балигъ булмаганнар һәм аларның хокукларын яклау эшләре буенча комиссия утырышында берничә мәсьәлә каралды.
Глобаль интернет челтәрләрендә балалар иминлеге заманның актуаль темасы булып тора.
Әлеге куркынычлылыкны кисәтү өчен районда нәрсәләр эшләнә - комиссия утырышында нәкъ менә шул хакта фикер алыштылар.
Мәгариф бүлеге методисты Сергей Чеверикин әлеге тема буенча курслар үткән. Сергей Анатольевич мәктәпләрдә эшнең ике юнәлештә алып барылуы турында хәбәр итте: агарту һәм мәгълүмати-методик. Мәктәпләргә барулар, ата-аналар белән очрашулар оештырла. Белем бирү оешмалары шулай ук педагогик киңәшмәләрдән, сыйныф сәгатьләреннән, ата-аналар җыелышларыннан әлеге тема буенча мәгълүмати-методик киңәшләр алдылар. Мәктәпләрдә Интернет челтәрендә Бердәм иминлек дәресе үтте.
"Нежность" комплекслы үзәк психологларына баласын компьютердан "аеруда" ярдәм итүне сорап өч гаилә мөрәҗәгать иткән. Аларның барысына да квалификацияле ярдәм күрсәтелгән.
ФОРПОСТ директоры Динә Ибляминова үсмерләр белән профилактик эшләр турында сөйләде. Яшьләр формированиесендә - 225 кеше. Балалар - район һәм республика чараларында актив катнашучылар. Һәр иҗтимаги чарада кизү торучы форпостлыларны очратырга туры килә диярлек. Алар профилактик рейдларда да катнашалар.
Утырышта, гаепләре булган ата-аналар һәм балалар белән әңгәмә корып, административ хокук бозулар турында да фикер алыштылар.
Кешеләр, бер тапкыр хата ясап, комиссия игътибарына эләгәләр. Мисалга, бер үсмерне дусты чокырга төшкән машинаны этеп чыгарырга чакыра. Алар моны "комендант сәгатенә" кадәр эшли алмыйлар. Нәтиҗәсе - штраф.
Спиртлы эчемлекләр кулланырга яраткан гаиләләр дә утыршларда еш тикшерелә. Бу юлы да ансыз булмады. Утырышка килгән хатын-кызлар ничек тә булса акланырга тырышсалар, килмәүчеләрне исә балаларының язмышы бөтенләй кызыксындырмый. Безнең районда яшәүче бер ханым белән килеп чыккан очракны шаккатырлык дип әйтергә була. Исерткеч эчемлекләр куллануы сәбәпле аның балаларын приютка алалар. Шул вакыт эчендә балаларының кайда, исән-саумы икәнлекләре турында уйлап та карамаган хатынның аналык хисе бөтенләй юк, димәк.
- Мондый ата-аналарга карата без катгый карарлар кулланырга, сәрхүш, үз вазифаларын үтәмәгән ата-аналарның балаларын тартып алырга тиеш булабыз, әлбәттә инде, канун кысалары нигезендә, - дип ассызыклады комиссия рәисе Сергей Александров. - Нинди дә булса карар кабул итү безнең өчен гади генә әйбер түгел, беренче чиратта ул бала файдасына булырга тиеш.
Нет комментариев