Икенче тапкыр җиңүгә ирештеләр
Мамадышта тугызынчы авыл Спартакиадасы программасы буенча авыл районнары командалары арасында спорт гаиләләре республика ярышлары үтте. Ярышларда безнең районны Сидул-Ерыклыдан Васильевлар гаиләсе яклады. 15 гаилә командасы арасында алар иң яхшылар булдылар һәм беренче урын өчен Диплом белән кайттылар. Гаиләләр катнашкан дүрт спорт төренең өчесендә Васильевлар - икенче, берсендә лидер булдылар. Ирле-хатынлы...
Мамадышта тугызынчы авыл Спартакиадасы программасы буенча авыл районнары командалары арасында спорт гаиләләре республика ярышлары үтте.
Ярышларда безнең районны Сидул-Ерыклыдан Васильевлар гаиләсе яклады.
15 гаилә командасы арасында алар иң яхшылар булдылар һәм беренче урын өчен Диплом белән кайттылар. Гаиләләр катнашкан дүрт спорт төренең өчесендә Васильевлар - икенче, берсендә лидер булдылар. Ирле-хатынлы Леонид, Ольга һәм аларның кызлары Регина республика гаилә ярышларында икенче ел рәттән җиңү яуладылар. Хәзер алар Россия дәрәҗәсендәге Спартакиадада үтәчәк ярышларга хәзерләнәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев