Хатын-кызлар советы  яңарды
Яңалыклар

Хатын-кызлар советы яңарды

Аксубай районының хатын-кызлар советы утырышында аның яңа составын сайладылар. Әлеге иҗтимаги оешманы 14 ел дәвамында җитәкләп килгән хатын-кызлар советы рәисе Әлфия Рәхмәтуллина үз вазифасын тапшырды. Иҗтимаги оешма әгъзалары каршында чыгыш ясап, ул хатын-кызлар советы эшчәнлегенең күпкырлы булуын билгеләп үтте. Бу - социаль, күп балалы гаиләләр, гаилә мәсьәләләре һәм хәтта кайчакта...

Аксубай районының хатын-кызлар советы утырышында аның яңа составын сайладылар.
Әлеге иҗтимаги оешманы 14 ел дәвамында җитәкләп килгән хатын-кызлар советы рәисе Әлфия Рәхмәтуллина үз вазифасын тапшырды.
Иҗтимаги оешма әгъзалары каршында чыгыш ясап, ул хатын-кызлар советы эшчәнлегенең күпкырлы булуын билгеләп үтте. Бу - социаль, күп балалы гаиләләр, гаилә мәсьәләләре һәм хәтта кайчакта көнкүреш проблемалары да. Хәер оешма районда үткәрелгән күп кенә чараларны оештыру һәм партнерлык итү белән дә шөгыльләнә, шул исәптән мәдәни чараларны да. Нәкъ менә хатын-кызлар советы инициативасы белән районда гаилә парларын хөрмәтләү йоласы пәйда булды, "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән" бәйгесе үткәрелә башлады. Әйтергә кирәк, район бу бәйгенең зональ этабын да берничә тапкыр лаеклы каршы алып, югары дәрәҗәдә оештырды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров нәтиҗәле эш алып барганнары өчен рәискә һәм оешма активларына рәхмәт әйтте.
Хатын-кызлар советының яңа активы һәм составы сайланды. Аның составына районның төрле өлкәләрен - мәдәният, мәгариф, җирле үзидарә органнарын тәкъдим иткән гүзәл затлар керде. Активлар исәбендә - финанс-бюджет палатасы рәисе Ольга Сетрова, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева, район Мәдәният йорты директоры Ольга Копанева, коррупциягә каршы мәсьәләләр буенча район башлыгы ярдәмчесе Эльмира Крайнова һәм җирле үзидарәләр белән үзара хезмәттәшлек һәм район советының методико-мәгълүматлар бүлеге җитәкчесе Ләйсән Зәйдуллина. Рәис урынбасары булып кабаттан җирлекара китапханәләр системасы мөдире Ирина Телешева калды. Хатын-кызлар советы рәисе итеп - "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы район гәзитенең баш мөхәррир урынбасары-җаваплы секретарь Людмила Жаренова сайланды.

Нет комментариев