Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Давылдан фермалар зыян күргән

Бу атнада Татарстанга көчле давыл килде. Республика районнары табигать көчләре салган зыянны исәплиләр. Корбаннар да бар: бер ир өстенә өзелгән тимерчыбык төшү сәбәпле һәлак булган, бер хатын-кыз куптарылып төшкән түбә астында калган. Көчле давыл Аксубай районының көньяк-көнбатыш өлешенә - Емелькино, Иске Татар Адәмсуы, Савруш авылларына, шулай ук Яңа Ибрай авыл...

Бу атнада Татарстанга көчле давыл килде.



Республика районнары табигать көчләре салган зыянны исәплиләр. Корбаннар да бар: бер ир өстенә өзелгән тимерчыбык төшү сәбәпле һәлак булган, бер хатын-кыз куптарылып төшкән түбә астында калган.


Көчле давыл Аксубай районының көньяк-көнбатыш өлешенә - Емелькино, Иске Татар Адәмсуы, Савруш авылларына, шулай ук Яңа Ибрай авыл җирлегенә дә бәла-каза алып килде. Дүшәмбе кичендә монда бик көчле өермә күтәрелде - җил коймаларны аударды, агачларны сындырды, шәхси йортларның өлешчә түбәләрен куптарды.


- Бәхеткә, кешеләр дә, терлекләр дә зыян күрмәде, - дип билгеләп үтте районның баш коткаручысы Әхтәм Насретдинов. - Давыл китергән зыян күләме ачыклана, күренеп тора, бик күп чыгымнар булачак.


Авыл хуҗалыгы тармагына өермә китергән зыян турында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Хәлил Хәлимов аңлатып үтте:
- Көтеп алынган яңгыр авыл хуҗалыгы тармагына, чәчүлекләргә зыян салды - давылның иң югары ноктасы "Аксубай" агрофирмасы, Түбән Татар Майнасы, Түбән Савруш, Иске Татар Адәмсуы торак пунктларына туры килде. 240 квадрат метр мәйданда урнашкан җәйге лагерьның түбәсен тулысынча каерып аткан, Түбән Саврушта меңгә якын квадрат метр мәйдандагы сыер фермасы түбәсен, Иске Саврушта шулай ук 1300 квадрат метрга якын мәйдандагы сыер фермасы түбәсен җимергән.


Иминият компаниясе иминият очракларын билгели.


- Безгә давылдан зыян күргән район гражданнары мөрәҗәгать итә. Шәхси территорияләрдә күбесенчә йортлар һәм йорт яны корылмаларының түбәләре кубарылган, - дип аңлатма бирде бер иминият компаниясе менеджеры Сәгъдия. - Мөлкәтләрен иминиятләштергән кешеләргә давылдан күргән зыянны каплаячаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев