Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Дәүләт Думасына минималь хезмәт хакын 19,2 мең сумга кадәр индексацияләргә тәкъдим ителде

Дәүләт Думасына 2024 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы күләмен аена 19 242 сум дәрәҗәсендә билгеләргә тәкъдим иткән закон проектын керттеләр.

Документлар пакеты Россия парламентының түбән палатасы электрон базасында чыкты.

Инициатива авторлары - Дәүләт Думасының Гаилә мәсьәләләре комитеты башлыгы Нина Останина һәм аның комитетта урынбасары Мария Дробот.

«1 маддә. 2024 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакын аена 19 242 сум күләмендә билгеләргә», диелгән закон проекты текстында.

Документка аңлатма язуында билгеләп үтелгәнчә, РФ Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юлламасында киләсе елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакын өстәмә рәвештә 10 процентка арттырырга тәкъдим итте.

«Шулай итеп, минималь хезмәт хакы күләме 18,5 процентка артачак һәм 19 242 тәшкил итәчәк», диелгән документта.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев