Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Банк карталары белән мошенниклык: аксубайлылардан программаларны телефонга йөкләү турындагы хәбәрләрне игътибарсыз калдыруны сорыйлар

Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге тарафыннан тагын ике мошенниклык факты теркәлгән.

Зыян күрүчеләрнең икесе дә – “банкларның ялган хезмәткәрләре” кармагына эләккән. Төрле сылтаулар белән мошенниклар шалтыратучыларга телефонга программа йөкләргә тәкъдим итәләр, аның аша шәхси кабинетларына керәләр һәм банк карталары белән эш итәләр.
Әйтик, Аксубай районында яшәүче хатын-кызның берсенең картасыннан тугыз мең сум, икенчесенең ике картасыннан берьюлы 70 мең сум акча салдырганнар.
–Карталар белән мошенниклык гамәлләренә кагылышлы Аксубай халкының дулкынлануын һәм борчылуын аңлыйбыз. Барысы да сакланырга һәм акчаны югалтырга теләми – шуңа күрә мошенниклар “кармагына” эләгә дә, – дип шәрехләде тикшерүче Язилә Гусамова. – Исегезгә төшерәбез, банк хезмәткәрләре шалтыратмыйлар һәм шәхси мәгълүматларны, парольләрне һәм бигрәк тә нинди дә булса программаларны йөкләүне сорамыйлар. Чит номерлардан шалтыратуларга игътибар итмәгез һәм “мин банкның кайнар линия телефоны буенча мәгълүматны аныклармын” дип катгый рәвештә әйтүдән курыкмагыз һәм шалтыратыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев