Балаларга – шатлык
Яңалыклар

Балаларга – шатлык

Әлмәттән килгән волонтерлар "Хыял" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында шундый исемдәге акция үткәрделәр. Алар балалар өчен "Яңа елга озак калмады" дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша әзерләгәннәр, анда Кыш бабай һәм Кар кызы, яңа ел символы - Эт тә бар иде. Балалар үзләре дә программада теләп катнаштылар - табышмаклар чиштеләр, әйлән-бәйлән...

Әлмәттән килгән волонтерлар "Хыял" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында шундый исемдәге акция үткәрделәр.
Алар балалар өчен "Яңа елга озак калмады" дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша әзерләгәннәр, анда Кыш бабай һәм Кар кызы, яңа ел символы - Эт тә бар иде. Балалар үзләре дә программада теләп катнаштылар - табышмаклар чиштеләр, әйлән-бәйлән уйнадылар, шигырьләр сөйләделәр. Аннары соң, Яңа ел күчтәнәчләре пакетына өстәп тагын бүләкләр - самокатлар, курчаклар, уенчык машиналар алдылар. Тәрбияче Любовь Старшинина сүзләренә караганда, Әлмәт активистлары хәйрия акциясе белән өченче тапкыр килгәннәр. Тәрбияләнүчеләр аларны түземсезләнеп көтәләр. Чөнки волонтерлар аларга яңа тәэсирләр бүләк итәләр, социаль элемтәләрне киңәйтәләр. Тәрбиячеләр мондый очрашулар аралашуны һәм бердәм эшчәнлек алып бару сәләтен үстерергә ярдәм итә, дип саныйлар.

Нет комментариев