Аксубай

Аксубай районы

Рус Тат
Яңалыклар

Балалар бакчасында ярыш

Күптән түгел «Буратино» балалар бакчасында әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар арасында үткән спорт ярышлары үтә кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Ярышта аларның әниләре дә, әбиләре дә катнашты. Ә балалар җитезлек һәм көчлелектә генә түгел, зирәклектә дә көч сынаштылар. Физик тәрбия бирү җитәкчесе Людмила Мясникова һәм тәрбиячеләр Лидия Кривохижа белән Галина Романова программага...

Күптән түгел «Буратино» балалар бакчасында әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар арасында үткән спорт ярышлары үтә кызыклы һәм мавыктыргыч булды.


Ярышта аларның әниләре дә, әбиләре дә катнашты. Ә балалар җитезлек һәм көчлелектә генә түгел, зирәклектә дә көч сынаштылар. Физик тәрбия бирү җитәкчесе Людмила Мясникова һәм тәрбиячеләр Лидия Кривохижа белән Галина Романова программага спорт конкурсларын гына түгел, интеллектуаль уеннарны да керткәннәр. Рояльдә уйнаган Татьяна Красновага кушылып, өлкәннәрне шатландырып, нәниләр яраткан җыр-биюләрен башкардылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Буратино» балалар бакчасы