Авыл хуҗалыгы техникасына техник карау мәҗбүри
Яңалыклар

Авыл хуҗалыгы техникасына техник карау мәҗбүри

Билгеләнгән график нигезендә, быелның май аенда район предприятиеләрендә һәм хуҗалыкларында тракторлар, үзйөрешле юл-төзелеш машиналары һәм тагылмаларына техник карау үткәрелде. Техник карау кысаларында 21 предприятие, шул исәптән районның алты агропромышленность комплекслары тикшерелде. Теркәлгән 1523 үзйөрешле машина арасыннан дәүләт техник карауга 926 сы тәкъдим ителде, шуларның 674 (50 проценты) файдалануга яраклы, -...

Билгеләнгән график нигезендә, быелның май аенда район предприятиеләрендә һәм хуҗалыкларында тракторлар, үзйөрешле юл-төзелеш машиналары һәм тагылмаларына техник карау үткәрелде.


Техник карау кысаларында 21 предприятие, шул исәптән районның алты агропромышленность комплекслары тикшерелде.
Теркәлгән 1523 үзйөрешле машина арасыннан дәүләт техник карауга 926 сы тәкъдим ителде, шуларның 674 (50 проценты) файдалануга яраклы, - диде бүлек җитәкчесе - Аксубай районының баш дәүләт инженер-инспекторы Илдар Бикмөхәммәтов.
Техника хуҗаларының әлеге мөһим чарадан читтә калырга теләүләре сизелә.
Үзйөрешле машиналарга техник карау үткәрмәү мәҗбүри иминиятләштерү кәгазе алып, дәүләт салымын түләргә теләмәүдән килеп туа. Дәүләт салымнары арту сәбәпле, тракторларны исәптән төшереп, аларны теркәүсез генә файдалану күзәтелә. РФ Федераль законының административ хокук бозулар турындагы маддәсен исегезгә төшерәбез. Физик затларга тракторлар, үзйөрешле юл-төзелеш, авыл хуҗалыгы, яисә дәүләт техника күзәтчелеге органнары тарафыннан тикшерелүче башка машиналарга дәүләт теркәве кагыйдәләрен бозган өчен административ штраф салына. Штраф күләме - 1500 сумнан 2000 сумга кадәр. Урындагы затларга шундый ук хокук бозулар өчен кырысрак җәзалар каралган - 2000 сумнан алып, 3500 сумга кадәр, юридик затларга 5000 сумнан алып, 10 меңгә кадәр штраф салына. Югарыда күрсәтелгән машина хуҗаларына шуны әйтәсе килә: Дәүләт техника күзәтчелеге органнарында теркәлгән, ләкин техник карау үтмәгән үзйөрешле машиналарны файдаланган өчен Хөкүмәт тарафыннан штраф билгеләнгән. Аның күләме - 300 сум. Шундый төрдәге тәртип бозуларны ачыклау максатыннан ЮХИДИ һәм Дәүләт техника күзәтчелеге хезмәткәрләре рейдлар үткәрә.


Нет комментариев