Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рәис Галиев сүзләренә караганда, Аксубай районында алкоголь базары торышы мактанырлык түгел. Шул көннәрдә бу мәсьәләне икътисадый советта тикшерделәр. Районда алкоголь продукциясе әйләнеше 1,3 литр тәшкил итә. Бу Актаныш районы белән чагыштырганда (халык саныннан чыгып исәпләгәндә) ике тапкырга азрак, әмма шуңа карамастан, бездә эчкечеләр саны кимеми....
Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рәис Галиев сүзләренә караганда, Аксубай районында алкоголь базары торышы мактанырлык түгел.
Шул көннәрдә бу мәсьәләне икътисадый советта тикшерделәр.
Районда алкоголь продукциясе әйләнеше 1,3 литр тәшкил итә. Бу Актаныш районы белән чагыштырганда (халык саныннан чыгып исәпләгәндә) ике тапкырга азрак, әмма шуңа карамастан, бездә эчкечеләр саны кимеми.
Полиция бүлеге мәгълүматларына караганда агымдагы елның алты аенда легаль булмаган 820 литр алкоголь кулга төшерелгән. Нигездә автотранспортларны тикшергәндә алкоголь табылган, бер кибеттә законсыз аракы сату факты расланган. Көмешкә сатуның ун факты теркәлгән. - Полиция, дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре даими рейдлар үткәрәләр, автотранспортны тикшерәләр, әмма авыл җирлекләре башлыкларына, участковыйларга моңа бәйле эшне көчәйтергә кирәк, - дип ассызыклады район башлыгы Камил Гилманов.
Ярты ел эчендә Аксубай район үзәк хастаханәсенә алкоголь белән агуланган биш кеше китерелгән, шуның дүртесе якты дөнья белән хушлашкан.
Әлеге санга спиртны күпләп кулланудан авырып үлүчеләрне дә кушсаң. Мисалга, йөрәк-кан юллары авыруы (алкогольны чамасыз кулланудан кан пластинкалары бер-берсе белән ябышып тромб хасил була. Йөрәк яки баш мие кан юлларында хасил булган тромблар инфаркт яки инсульт китереп чыгара), бавыр циррозы, яман шеш һ.б.
Ялган аракы сатучыларга җәза бирүне көчәйтәсе иде, - дип ассызыклады Рәис Галиев. Ул шулай ук җәмәгатьчелекне ялган аракы, көмешкә сату фактларын игътибарсыз калдырмаска, бу турыда полициягә яки алкоголь инспекциясенә хәбәр итәргә чакырды.
-Татарстанда ялган аракы сатуга каршы иң киң таралган юнәлешләрнең берсе, аны легаль продукция белән кысрыклап чыгару, - дип билгеләп үтте ТР Министрлар Кабинетында узган утырышта Президент вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов.
Шуңа бәйле алкоголь сатуга лицензияләре булган район эшмәкәрләренә алкоголь продукциясе ассортиментын төрләндерергә киңәш бирелде, ә эконом-класслы аракы 0,1 литрдан алып 1 литрлы шешәләрдә сатылырга тиеш, шулай ук бәяләр өстендә эшләргә киңәш ителде.
- Республика хакимияте, контрольләү органнары кебек үк, район җитәкчелегенең төп бурычы - базарны тулысынча үтә күренмәле итү, - дип билгеләп үтте совет утырышы азагында Рәис Галиев.
Нет комментариев