Аксубай яр буенда массакүләм өмә булды.
Анда катнашучылар – район үзәге оешмалары вәкилләре һәм район мәктәпләре укучылары яр буен тәртипкә китерделәр, сулык өстен яшел вак үләннән чистарттылар.
Яр буе – район үзәгендә яшәүчеләр һәм кунаклар өчен иң матур ял итү урыннарының берсе. Биредә әти-әниләр кечкенә балалары белән йөрергә яраталар, бу урын көннең теләсә кайсы вакытында – кичләрен дә, көндез дә бик җәлеп итәрлек булып күренә. Әмма, фонтан эшләп торса да, суда яшел «келәм» барлыкка килгән, ә ял итүчеләр калдырган чүп-чар, шешәләр һәм куе үсемлекләр урынның күркенә зыян китерергә мөмкин иде.

Аңа каршы көрәшү өчен акциядә катнашучылар соскычлар кулландылар, ә сулыкның эченәрәк керү өчен акциядә катнашучыларның берсе көймәдә сулык буйлап яшел үләнне җыеп йөрде. Кешеләр яр буеның бөтен периметры буенча чүп-чарны һәм пластик шешәләрне актив рәвештә җыештырдылар.
Эш гөрләп барды, һәркем үз өлешен кертергә тырышты. Район башлыгы Алмаз Мингулов шәхси үрнәк күрсәтеп, җыештыруда турыдан-туры катнашты.
Түбәндәге оешма хезмәткәрләре дә бик тырышып эшләделәр:
- район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәс
- бистә советы
- балалар сәнгать мәктәбе
- үзәк китапханә
- яшьләр үзәге
Уртак тырышлык нәтиҗәсендә сулык һәм яр буе сизелерлек чистарды. Аксубайлыларның яраткан ял итү урынына карата мондый кайгыртучанлык белән ул чыннан да чиста һәм матур булачак.
Нет комментариев