Аксубай районы укучылары «Шенталы укулары-2026» фестивалендә җиңүчеләр һәм призерлар булдылар
Яңалыклар

Аксубай районы укучылары «Шенталы укулары-2026» фестивалендә җиңүчеләр һәм призерлар булдылар

2026 елның 3 октябрендә Чистай муниципаль районының Йолдыз урта мәктәбе базасында халыкара катнашу белән Бөтенроссия «Шенталы укулары-2026» фестивале узды.

Бу зур күләмле чарада өч ил — Россия Федерациясе, Кытай Халык Республикасы һәм Казакъстан Республикасы педагоглары һәм укучылары, шулай ук Россиянең 13 төбәгеннән һәм Татарстанның 27 районыннан вәкилләр катнашты.

Аксубай районын берничә мәгариф учреждениесе лаеклы тәкъдим итте.

«Туфан варислары» клубы тәрбияләнүчеләре (В.Г. Тимирясов исемендәге 1нче Аксубай урта мәктәбе, җитәкчесе — татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфирә Галиева) конкурс программасында югары нәтиҗәләр күрсәттеләр.

фотолар район мәгариф бүлеге архивыннан

«Туган телдә авторлык әсәре» номинациясендә («Сүзләрне сулышым белән җылытам...» конкурсы):

  • җиңүче — Арина Сәлимова, 6 сыйныф укучысы;
  • призерлар — Милана Камалова (7 сыйныф) һәм Милана Шәйдуллина (5 сыйныф).

Педагог Әлфирә Галиевага фестивальдә җиңүчеләрне һәм призерларны сыйфатлы әзерләгәне өчен рәхмәт белдерелде.

Шулай ук Иске Ильдеряк урта мәктәбе укучылары да (җитәкчесе — тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Светлана Альметкина) югары нәтиҗәләргә ирештеләр.

«Безнең тормышны эзләр буенча укырлар...» конкурсында («Ватанның лаеклы улы» номинациясе) җиңүче дипломнары белән бүләкләнделәр:

  • Дарья Сусликова, 4 сыйныф укучысы;
  • Дмитрий Сусликов, 6 сыйныф укучысы.

Моннан тыш, Иске Ильдеряк урта мәктәбенең тарих укытучысы Светлана Альметкина тарихи мирасны саклау буенча башкарган эше өчен музейлар конкурсында («Проектлар» номинациясе) җиңүче булды.

Фотолар район мәгариф бүлеге архивыннан.


Нет комментариев