Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ачык ишекләр көннәре

2017 елның 10, 11 ноябрь көннәрендә Россиянең барлык территориаль салым инспекцияләрендә Ачык ишекләр көннәре үтә. Бу Көн кысаларында барлык теләүчеләр дә физик затлар милкенә, җир һәм транспорт салымнарын исәпләү һәм түләү тәртибе хакында күбрәк белә алачак. Салым хезмәте белгечләре гражданнарга милеккә салымнарны кемнәрнең, нинди срокта түләргә тиешлеге, конкрет муниципаль берәмлекләрдә...

2017 елның 10, 11 ноябрь көннәрендә Россиянең барлык территориаль салым инспекцияләрендә Ачык ишекләр көннәре үтә.
Бу Көн кысаларында барлык теләүчеләр дә физик затлар милкенә, җир һәм транспорт салымнарын исәпләү һәм түләү тәртибе хакында күбрәк белә алачак. Салым хезмәте белгечләре гражданнарга милеккә салымнарны кемнәрнең, нинди срокта түләргә тиешлеге, конкрет муниципаль берәмлекләрдә нинди ставкалар һәм ташламалар билгеләнүе турында тулырак сөйләячәкләр, шулай ук милеккә салым түләү темалары буенча башка сорауларга җавап бирәчәкләр.
Шулай ук әлеге чара кысаларында теләүчеләр "Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты" Россия ФНС интернет-сервисында теркәү үтә алачаклар. Моның өчен үзегез белән шәхесне билгеләүче документ, һәм физик затны исәпкә кую/исәпкә кую турында белдерү турындагы таныклыгының төп нөсхәсе яки күчермәсе булуы шарт. 10 ноябрь (җомга) көнне Ачык ишекләр көнендә гражданнар 9:00дан 18:00 сәгатькәчә һәм 11 ноябрь (шимбә) көнне 10:00нан 15:00 сәгатькәчә салым инспекциясенә килә алачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев