Яңалыклар

2017 ел: Ерепкинога кадәр юл

Иске Тимошкино авыл җирлегендә үткән 2017 елда күп кенә мөһим эшләр башкарылган. Муниципаль берәмлек советының киңәйтелгән утырышында җирлек башлыгы Федор Степанов узган чорда нинди эшләр башкарылуы, агымдагы елда нинди эшләр ниятләнүе хакында җиткерде. Ерепкино поселогы кешеләре исеменнән ул әлеге торак пунктка кадәр озак көтелгән юл төзелеше өчен район һәм юл...

Иске Тимошкино авыл җирлегендә үткән 2017 елда күп кенә мөһим эшләр башкарылган.
Муниципаль берәмлек советының киңәйтелгән утырышында җирлек башлыгы Федор Степанов узган чорда нинди эшләр башкарылуы, агымдагы елда нинди эшләр ниятләнүе хакында җиткерде. Ерепкино поселогы кешеләре исеменнән ул әлеге торак пунктка кадәр озак көтелгән юл төзелеше өчен район һәм юл хуҗалыгы җитәкчелегенә ихластан рәхмәт белдерде. Ел дәвамында җирлек халкы көче белән Иске Тимошкинода авария хәлендә булган күпер, Яңа Тимошкиноның Яшьләр һәм Комсомол урамнарында чокыр аша кичүләр ремонтланган, Бөек Ватан сугышы ветераннары истәлегенә куелган ике обелиск төзекләндерелгән. Янгын иминлеге максатларында Ерепкино һәм Батыр поселокларында буалар буылган. Үләт базы һәм чүплек тәртипкә китерелгән, карт агачлар киселгән, авыллар һәм чишмәләр территорияләрен төзекләндерү буенча эшләр башкарылган.
Җирлектәге күп кенә проблемаларны хәл итүдә үзара салым программасы ярдәмгә килгән. Әлеге маддә буенча җыелган һәм республикадан кушылган акчаны күп кенә мөһим проблемаларны чишүдә кулланганнар. Шул исәптән вак таш сатып алу, аны авыл юлларына түшәү, зиратларны тәртиптә тоту, суэтем системаларын ремонтлау, насослар һәм бер суэтем башнясы сатып алу, янгын иминлегенә бәйле эшләрне башкару өчен. 2017 елда Иске Тимошкино авыл җирлеге Ольга чишмәсен төзекләндерүгә РИТЭКтан 300 мең сумлык грант откан. Җитәкче шулай ук күңелсез мизгелләргә дә тукталды: иректә утлап йөргән терлекләрнең авыл хуҗалыгы җирләренә зыян салуына, торак пунктны төзекләндерү кагыйдәләренең бозылуына. Авыл җирлегендә 2018 елга планлаштырылган эшләр дә бихисап. Бу Ольга чишмәсенә капиталь ремонт ясау, Яңа Тимошкино, Иске Тимошкино авыл мәдәният йортларын ремонтлау, спорт, тренажер мәйданчыкларын тотып алу, авыл җирлеге территориясен яшелләндерү, Яңа Тимошкинода ВНБны алмаштыру һ.б. бик күп эшләр.
Киңәйтелгән утырыш азагында сәламәтлек саклау системасында озак еллар фидакарь хезмәт куйганы һәм җирлекнең җәмәгать тормышында актив катнашканы өчен Ерепкино ФАП фельдшеры Фәридә Вафина, авыл җирлеге кешеләрен су белән өзлексез тәэмин итеп торганы өчен Алексей Патмаев район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Нет комментариев