Все рубрики на татарском
Яшел дустыбыз турында бәйге
"Татарстан урманнарын саклыйк!" XI ачык республика бәйгесе старт алды.
Ул ел саен 21 мартта билгеләнеп үтелә торган Халыкара урман көненә багышланган. Бәяләүгә кешенең урман экосистемасына сак мөнәсәбәтен чагылдыручы материаллар тапшырыла.
Мәктәпкәчә яшьтәге һәм 1-11 сыйныфларда укучы балалар бәйге катнашучылары була ала. Өч номинация билгеләнгән: "Минем Татарстанымның матур урманнарын саклыйк"; "Урман...
"Татарстан урманнарын саклыйк!" XI ачык республика бәйгесе старт алды.
Ул ел саен 21 мартта билгеләнеп үтелә торган Халыкара урман көненә багышланган. Бәяләүгә кешенең урман экосистемасына сак мөнәсәбәтен чагылдыручы материаллар тапшырыла.
Мәктәпкәчә яшьтәге һәм 1-11 сыйныфларда укучы балалар бәйге катнашучылары була ала. Өч номинация билгеләнгән: "Минем Татарстанымның матур урманнарын саклыйк"; "Урман - минем яшел дустым!"; "Урманнарны янгыннардан саклагыз". Эшләрне тапшыру алымы: рәсемнәр, табигый материалларны файдаланып кулдан ясаган әйберләр, листовкалар. Иҗади эшләр 10 мартка кадәр кабул ителә. Ачык бәйге үткәрү шартлары белән тулырак ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы сайтында яки Аксубай урманчылыгының урман бүлегендә танышып була. Белешмәләр өчен телефон: 2-73-53.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев