Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Все рубрики на татарском

ДЮСШ кубогына

Иске Тимошкино урта мәктәбендә ике көн рәттән 2001-2002 елда туган малайлар һәм кызлар арасында баскетбол буенча ДЮСШ беренчелеге ярышлары үтте. Беренчелектә малайлар арасында районнан алты команда катнашты, алар ике төркемдә уйнадылар. Очрашу нәтиҗәләре буенча беренче урынны 3 нче Аксубай урта мәктәбе укучылары (тренер Зоя Шихранова) яулады, мюдлылар (Рәис Бикулов)-икенче, искеибрайлылар...

Иске Тимошкино урта мәктәбендә ике көн рәттән 2001-2002 елда туган малайлар һәм кызлар арасында баскетбол буенча ДЮСШ беренчелеге ярышлары үтте.
Беренчелектә малайлар арасында районнан алты команда катнашты, алар ике төркемдә уйнадылар. Очрашу нәтиҗәләре буенча беренче урынны 3 нче Аксубай урта мәктәбе укучылары (тренер Зоя Шихранова) яулады, мюдлылар (Рәис Бикулов)-икенче, искеибрайлылар (Рәис Бикушев) өченче урында.
Штраф ыргылыш конкурсында Станислав Буслаев (Иске Үзи), ә өч очко ыргылышында Павел Бондарев (Иске Үзи) җиңүгә ирештеләр.
Икенче көнне шул ук залда шулай ук алты команда составында кызлар көч сынашты. Ярыш йомгаклары буенча пьедесталның беренче баскычына-Мюд командасы (тренер Раил Шәрәфетдинов) күтәрелде, 3 нче Аксубай урта мәктәбе укучыларына (Зоя Шихранова)-икенче, искеильдеряклыларга (Юрий Николаев) өченче урын бирелде.
Штраф ыргылыш ярышларында-Гөлгенә Гайнетдинова (Иске Ибрай), өч очко ыргылышта Кристина Удиярова (АСШ№ 3) беренчелекне яуладылар.
Призлы урыннарны алган командалар- ДЮСШ грамоталары, ә җиңү яулаган командалар- ярыш Кубогы белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев