Аксубай укучыларын «Россия бөркетләре»нә багышладылар
11 ноябрьдә барлык мәктәпләрдә беренче сыйныф укучыларын «Россия бөркетләре» сафларына багышлау уңаеннан чаралар узды.
Мәктәп коллективы, ата-аналар катнашкан тантаналар зур, якты бәйрәмгә әверелде.
Беренче сыйныф укучылары Бөркетләргә ант бирделәр, һәм, Совет чорындагы октябрятлар кебек, Ватанны яратырга, тырышып укырга, игелекле гамәлләр кылырга, сүздә торырга һәм дуслыкны бәяләргә вәгъдә иттеләр.
Укучыларның һәрберсенә, вакыйга истәлеге итеп яшь патриотлар хәрәкәтенә кагылышлы символлар – Россия бөркетләренең дуслык күкрәк билгесе, галстук һәм сумка тапшырылды.
– «Россия бөркетләре» – балаларны, укучыларны һәм ата-аналарны берләштерүче иң массакүләм проектларның берсе, – диде Иске Ильдеряк мәктәбе бәйрәмендә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, тәрбия эшләре буенча дирекетор киңәшчесе, башлангыч сыйныфлар укытучысы Марина Пикалова. – Проект балаларга дустанә булырга, талантларны ачарга мөмкинлек бирәчәк, якыннарга ярдәм итәргә өйрәтәчәк. Барыгызга да уңышлар!
– «Россия бөркетләре» – беренче чиратта балаларны үстерүгә юнәлтелгән проект. Анда балалар үзләренең иң яхшы сыйфатларын ача алалар, – диде 2нче Аксубай мәктәбендә узган бәйрәм чарасында чыгыш ясап, балалар иҗтимагый оешмалары белән үзара хезмәттәшлек буенча директор киңәшчесе Анна Мельникова. – Һәм бу гаҗәеп проект балаларыбызга тагын да яхшырак булырга ярдәм итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев