Ышанычлы тыл
Аксубай волонтерлары ялга кайткан мобилизацияләнгәннәргә тапшыру өчен яшеренү челтәрләре үрергә ашыгалар.
Алар өчен ятьмә һәм тукыма сатып алуга акча бөтен район белән җыелды. Күпләр, ятьмәләр алып китеп, авыл клублары базасында челтәрләр үрү буенча пунктлар ачтылар. Башкалар район үзәгенә киләләр һәм гади үрү эшен үзләштереп, сугышчылар өчен яшеренү челтәрләре үрүгә үз өлешләрен кертәләр.

Челтәрләр үрүдә аксубайлылар, Иске Кыязлы, Урмандеево, Иске Савруш, Васильека, Сөнчәле, Яңа Ибрай, Иске Ибрай, Иске Тимошкино, МЮД, Октябрь, Культура, Трудолюбово, Шәрбән, Кәкре Күл, Иске Мошкино авыллары халкы актив эшли. Өлкәннәр белән беррәттән эшкә Аксубайның 3 нче һәм 1 нче мәктәпләре укучылары да кушылды. Солдат үз артында ышанычлы тыл барлыгын тоярга тиеш!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев