Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз

«Хыял» клубы махсус хәрби операция зонасында үз бурычларын үтәүче аксубайлыларга ярдәм йөзеннән флеш-моб оештырды

«Хыял» иҗат клубы коллективы Әлфия Рәхмәтуллина инициативасы һәм Аксубай үзәк район китапханәсе ярдәме белән махсус хәрби операция зонасында катнашучыларга ярдәм йөзеннән флеш-моб оештырды.

«Хыял» күптән түгел оешты. Ул үз канаты астына биюгә һәм иҗади сәнгатькә гашыйк кешеләрне берләштерде. Клубта катнашучылар күбесенчә пенсионерлар. Ләкин анда урта яшьтәге кешеләр дә бар. Клуб җитәкчесе сүзләренчә, алар үз карашлары һәм хыяллары белән коллективка илһам бирәләр.

– Алар ашкынган җил кебек, – ди Әлфия Фатыйх кызы. – Без коллективка «Хыял» дип юкка гына исем бирмәдек. Анда махсус хәрби операция зонасына мобилизацияләнгән сугышчының әтисе дә, шулай ук якыннары да бар. Шуңа күрә без Аксубай сугышчыларына теләктәшлек белдереп, флешмоб оештырырга булдык.

Китапханә коллективы дәртле кешеләр белән хезмәттәшлек итүгә шат. Үзәк китапханә системасы директоры Ирина Телешева клубка чараны үткәрү өчен күптән түгел ачылган гаилә остаханәсен тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев