Волонтерлар үзебезнекеләрне ташламыйлар
Ике елдан артык Аксубай Яшьләр үзәгендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә бертуктаусыз ярдәм итүче волонтерлар төркеме эшли.
Район тарафыннан 29 гуманитар ярдәм кәрваны җибәрелгән. Аларның һәркайсы артында – хатын-кыз волонтерлар армиясенең тырышлыгы ята.
Людмила Данилованы, Любовь Терентьеваны, Марина Мельникованы, Валентина Маклакованы һәм Рәмзия Паймулкинаны волонтерлар хәрәкәтенең йөрәге дип әйтергә була. Алар халыктан, оешмалардан гуманитар ярдәм кабул итәләр, әзерлек, юнәлешләр буенча посылкалар формалаштыру буенча бөтен эшне башкаралар, һәм аларның төп бурычы – беркемне дә онытмаска һәм бутамаска.
Яшьләр үзәгенең техник хезмәткәре Мария Мельникова турында волонтерлар аеруча җылылык белән сөйлиләр.
– Мин Марина кебекләрне күптәннән очратканым юк иде. Ул һәрвакыт монда, теләсә кайсы вакытта эшкә әзер, хәтта ялларда да беренче үтенеч белән, бер сүзсез эшкә килә, ашыгыч рәвештә яклаучыга яшеренү челтәре җибәрә яисә посылка кабул итә.
Алтын куллы Валентина Гурьянова, Татьяна Титова, Татьяна Лодоркина, Валентина Давыдова, Әминә Вәлиуллина, Татьяна Краснова һәм Яшьләр үзәгенә күптән түгел килгән Нина Пескарева җылы киемнәр, йоклау капчыклары, плащлар һәм башка бик күп әйберләр тегәләр. Ә Гүзәл Аюпова, Рәмзия Сөнгатуллина, Гөлүсә Нурхәмитова, Валентина Яругина, Маргарита Золина, Галина Малькова, Татьяна Пивоварова, Надежда Сулбаева, Галина Никитина, Валентина Селезнева, Раиса Мишанина һәм Елена Еграшкина саклагыч яшеренү челтәрләре үрәләр – алар челтәргә бәйләгән һәр тукыма кисәгендә аларның яклаучыларга юлланган аналарча кайгыртуы һәм догасы.
Районның волонтерлык хәрәкәтенә Гөлсинә Аккулова бик зур ярдәм күрсәтә. Шәхси автомобилендә ул посылкаларны күрше Чистай, Нурлат районнарына да илтә, чөнки ярдәм кәрванының нәкъ менә безнең якташларыбыз хезмәт иткән полкка кайдан китүен белә, МХОдә катнашучыларның, һәлак булган сугышчыларның әти-әниләре янына килә, яклаучылар белән дә, аларның гаиләләре белән дә элемтәдә тора. Барлык волонтерлар кебек үк, эш белән генә түгел, акча белән дә фронтка ярдәм итә!
Волонтерларның актив төркеме “Бергә ярдәм итәрбез” мессенджерларында, төркемнең волонтер-администраторы Елена Кузьмина тарафыннан биредә ярдәм җыю, мохтаҗлыклар һәм сугышчыларга ярдәм турында бөтен мәгълүмат урнаштырыла.
Төркем төрле һөнәр һәм яшьтәге хатын-кызларны берләштерә, аларның күбесе – пенсионерлар. Яшьләр үзәгенә алар һәр иртәне, сугышчыларның ярдәм көтүләрен белеп, эшкә барган кебек йөриләр. “Без һәрвакыт әзер!” – дип шаярта волонтерлар. Ләкин бу шаярту артында тирән мәгънә – аларның эчкерсез хезмәт итү символы, чын ватанпәрвәрлек һәм кешелеклелекнең ачык мисалы яшеренгән.
Волонтерлар пункты эш көннәрендә 9.00 дан 14.00 сәгатькә кадәр эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев