Ватанны саклаучыларга безнең ярдәм кирәк
Махсус хәрби операция зонасына район халкыннан 15 нче гуманитар ярдәм кәрваны илтеп тапшырылды
Өч волонтер – Александр Убейкин, Алексей Макаров һәм Роман Сулейманкин Ватанны яклаучыларга гуманитар ярдәм, шул исәптән адреслы посылкалар, автомобиль һәм махсус чаралар, яшеренү челтәрләре, җәйге комуфляж формалары, шулай ук тәм-томнар һәм Сапеевлар гаиләсеннән ысланган сало алып бардылар.
Волонтерларның ике ел дәвамында якташларына ярдәм кәрванын озатуның үз традицияләре барлыкка килде. Юлга кузгалыр алдыннан махсус хәрби операция зонасына сәфәр оештыручы Анатолий Скворцов волонтер машина йөртүчеләр алдына бурычлар куя һәм хәтта үзе бара алмаганда да барысын да игътибар үзәгендә тота, егетләр белән телефон аша даими элемтәдә тора. Аның ярдәмчесе Флен Зәйнуллин аларга исән-сау әйләнеп кайтуларын тели, ә волонтер хатын-кызлар гуманитар ярдәмне билгеләнгән урынга илтеп тапшыруны сорыйлар.
Гуманитар ярдәм кәрваны исән-имин илтеп җиткерелде, машина йөртүчеләр барлык боерыкларны да үтәделәр!
Һәм сугышчылардан район халкына рәхмәт сүзләре белән кайттылар.
– Безгә шулай ярдәм иткәнегез, онытмаганыгыз, һәрвакыт булышырга әзер торуыгыз өчен бөтен состав исеменнән зур рәхмәт белдерәбез. Дөреслек безнең артта! Җиңү безнең якта булачак! – дигән видеосәлам юллаган районда беренчеләрдән булып мобилизацияләнгән запастагы офицер, балалар бакчалары тәрбияләнүчеләре һәм мәктәп укучылары буынының яраткан фотографы Андрей Пикалов.
Волонтерлар Андрейга абыйлы-энеле Игорь һәм Иван Шугаевлардан автомобиль тапшырганнар, транспорт егетләргә көнкүреш проблемаларын хәл итү өчен кирәк.
– Егетләр өчен автомобильне юлга әзерләүдә Алексей Чугунов, Сергей Ефимов, Алексей Петрянкин һәм аның командасы булышты. Алар махсус хәрби операция зонасына озату өчен билгеләнгән автомобильләрнең барысын да карап-ремонтлап җибәрәләр. Гуманитар ярдәм төялгән «Нива» машинасы ике мең чакрым юлны җиңел узды, – дип уртаклашты волонтер Александр Убейкин. – Икенче автомобиль дә ярдәм белән шыплап төялгән иде. Барыннан да бигрәк егетләр өйдән җибәрелгән посылкалар өчен шатланалар, Яңа Аксубайдан «Викинг» позывнойлы 60 яшьлек якташ исә гуманитар ярдәмне мбилизацияләнгәннән алып беренче тапкыр алды, өстәвенә якыннарыннан һәм якташларыннан берьюлы берничә посылка.
Анда, алгы сызыкта, барысы да туганнар кебек, ә якташны күрүдән дә зур бәхет юк. Шуңа күрә сугышчылар бер-берсенә посылкаларны юл уңаенда үзләре алып кайтып тапшырыр өчен шатланып торалар. Чөнки тыныч гражданнарга, ничек кенә теләсәң дә, төрле сәбәпләр һәм чикләүләр аркасында, һәрвакытта да һәр якташка кадәр барып җитү, күрешү мөмкин түгел. Посылкаларны якташлар – табиб Айрат Бакировка һәм 3 нче мәктәп укытучысы Михаил Гавриловка да илтеп тапшырганнар.
Анда барлык татарстанлылар да якташлар булып санала. Аксубай волонтерлары Азнакай егетләре белән очрашып, аларга хатын-кыз волонтерлар бәхетле солдат өчен аналарча кайгырту һәм ярату белән җыйган посылканы тапшырганнар. Егетләр чиксез шатланганнар!
– Гаҗәп, бу сәфәрдә безгә күбесенчә олы яшьтәге яклаучылар, ирекле кешеләр очрады. Шуларның берсе – Екатеринбургтан 64 яшьлек сугышчы минем машинага утырды, чәй тәкъдим иттем, рәхәтләнеп сөйләштек. Балалары үскән, хатыны юк, тормыш яшәгән, әмма әле Туган илгә хезмәт итә алам, ди. Ә яшьләргә, балаларны үстерергә, гаилә янында булырга кирәк, ди, – дип сөйләде Александр Убейкин. – Анда барысы да башкача, тормыш башка юнәлештә ага, урман буйлап барасың һәм аңлыйсың, урман – безнең тыныч тормышыбыздагы кебек әкияти түгел, ә «нато калибрындагы» снарядлар белән көйдерелгән коточкыч нәрсә.
Сәфәр турында үз тәэсирләре белән 27 яшьлек Роман Сулейманкин да уртаклашты – махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм алып баручы волонтерлар сафында ул беренче тапкыр.
– Ни өчен бардыммы? Чынлыкта анда ниләр булганын белергә теләгән идем, ә андагы хәлләр коточкыч. Җимерелгән шәһәрне күрдем. Кеше гадәти тормыш белән яшәгәндә, моның ничек булырга мөмкин икәнлеген күз алдына да китерми. Ә егетләр көн саен бомбага тотуны күрәләр, сугышка керәләр, иптәшләрен югалталар һәм шул ук вакытта аларның
кәефләре сугышчан. Аларның берсе дә зарланмады, авыр, әмма сынатмыйбыз, диләр. Егетләргә авыр икәнен аңлар өчен бер тапкыр анда булу да җитә, аларга җиңүне якынайту һәм исән кайту өчен безнең ярдәм кирәк! Монда булганда, син моны сизмисең, – дип уртаклашты Роман.
Волонтерлар, яклаучылар янына бару кыен булмады, ә кире кайтырга чыкканда егетләр белән саубуллашу авыр булды, диләр. Ватанны яклаучылардан тагын гозерләр килде, димәк тиздән махсус хәрби операция зонасына 16 нчы гуманитар ярдәм кәрваны да китәргә тиеш. Һәм аны ничек тизрәк формалаштыру һәм барысын да сугышчыларга илтеп җиткерү йөртүче-волонтерлардан гына түгел, ә безнең һәрберебездән тора. Ярдәм җыю бер генә көнгә дә тукталмый, һәр сум мөһим.
Акча күчерү өчен реквизитлар:
Получатель: МОО Ветеранов войны и труда Аксубаевского муниципального района р/с 40703810162340100038
ОТДЕЛЕНИЕ "БАНК ТАТАРСТАН" №8610 ПАО
СБЕРБАНК, ИНН 1603001768, КПП 160301001,
к/с 30101810600000000603, БИК 049205603.
Финансовые средства можно перечислять на карту Сбербанка по номерам телефона:
89196273573 Анатолий Николаевич Скворцов,
89173938891 Флен Замильевич Зайнуллин,
89274462296 Любовь Григорьевна Терентьева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев