Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз

Үзе эшләгән коллектив, район һәм республика горурлыгы булды

«Татавтодор» АҖ филиалында махсус хәрби операция зонасында катнашучы, кыска вакытлы ялда булган Анатолий Нудайкинны хөрмәтләделәр.

 Иртәңге җидегә предприятиенең актлар залында б өтен коллек тив җыелды. Очрашу дулкынландыргыч мохиттә үтте. Юл хезмәткәрләре коллективын сәламләп, район башлыгы Камил Гилманов 2 нче гвардия Кызыл Байраклы гомумгаскәрләр армиясе командованиесеннән ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменә килгән Рәхмәт хатын укыды. «Сезнең төбәктә яшәүче рядовой Нудайкин Анатолий Аркадьевич, безнең Җиңүне якынайтып, махсус хәрби операция зонасы барышында бурычларны намус белән үти, – диелә рәсми юлламада. – Ул Ватанны саклауга басты, Россия хәрби хезмәткәренең иң яхшы сыйфатларын күрсәтеп, сугышчан бурычларны кыю, намуслы үти.

Нәкъ менә шундый холыклы хәрби хезмәткәрләр ярдәме белән совет сугышчылары Бөек Ватан сугышы елларында фашистлар армиясен тармар иткән, димәк, без Россияне юкка чыгарырга омтылган нацизмның яңаруын туктата, дошманны тар-мар итә алабыз!»

– Мондый юлламаны алу – район һәм республика өчен зур хөрмәт, – дип билгеләп үтте Камил Гилманов. – Хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт Сезгә, Анатолий Аркадьевич. Хәрби бурычка шундый мөнәсәбәт – барысы өчен дә үрнәк.

Тыйнак тантана сәбәпчесе «Анда ничек?», дигән сорауга: – Барысы да яхшы, хезмәт итәбез, – дип кыска җавап бирде.

– Анатолий Нудайкин мобилизациягә кадәр сигез ел бездә эшләде, бер генә юлтранспорт һәлакәтенә дә юл куймады, намус белән эшләде, шелтәләре булмады, – ди филиал җитәкчесе Фәнис Сафин. – Махсус хәрби операция зонасында да ул чын ир-егет буларак батырлык һәм кыюлык күрсәтә.

Украинада махсус хәрби операция зона - сында Татавтодорның тагын бер вәкиле хезмәт итә. Хезмәттәшләре алар өчен борчылалар, аларның өйләренә Җиңү белән кайтуларын һәм киләчәктә бергә эшләүләрен көтәләр – юллар төзергә, районны алга таба үстерергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев