“Татэнергосбыт” янә Аксубайдан МХО сугышчыларына ярдәм итте
Директор Рифнур Сөләйманов җитәкчелегендәге “Татэнергосбыт” АҖ хезмәткәрләре Аксубай районыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм тапшырдылар.
Бу юлы компания сугышчыларга алгы сызыкка тапшырылачак кирәкле медикаментларны сатып алды.
“Татэнергосбыт”ның Аксубай филиалы хәрбиләргә ярдәм итүдә актив катнаша. Филиал җитәкчесе Флен Зәйнуллин МХО зонасына ярдәм җыюны һәм илтеп җиткерүне оештыручы актив волонтерларның берсе.
Район җитәкчесе Алмаз Мингулов белән бергә Флен Зәйнуллин гуманитар йөк тапшыру өчен компания җитәкчелеге һәм коллективы белән очрашты.
– Игелекле йөрәкләрегез һәм җиңүгә ышанычыгыз өчен рәхмәт сезгә! Сезнең өлеш – ул матди ярдәм генә түгел, ул безнең егетләргә теләктәшлек, кайгыртучанлык һәм ышаныч чагылышы. Бу Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан чын бүләк, – дип язды Алмаз Мингулов үзенең “ВКонтакте”дагы битендә, энергетикларга рәхмәтен белдереп.
Элегрәк “Татэнергосбыт” үзенең социаль җаваплылыгын һәм Ватанны саклаучыларга ярдәм итүен раслап, берничә тапкыр хәрбиләргә ярдәм күрсәтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев