Районнан утызынчы гуманитар ярдәм йөге җибәрелде
Аны Александр Убейкин җитәкчелегендә волонтерлар төркеме алып барып тапшырды.
Ярдәм кәрваны белән сугышчыларга өч автомобиль, мотоцикл, адреслы посылкалар һәм сугышчылар сораган бөтен нәрсә илтеп тапшырылган. Ярдәм йөге йөзләрчә райондашыбызның һәм башка төбәкләрдә яшәүче якташларыбызның күңел җылысы, финанс ярдәме һәм битараф булмаулары аркасында җыелды.
– Бер машинада без Херсонда булган егетләргә мотоцикл тапшырыр өчен бер тәүлек алдан юлга чыктык, ә аннары калган автомобильләрдә баручы волонтер ир-атлар белән берләштек һәм алга таба юлны дәвам иттек, – ди волонтерларның өлкән төркеме Александр Убейкин. – Ремонтчы егетләргә тиешле бәя бирергә кирәк, өч атна эчендә алар өч машинаны төзекләндерделәр. Өч машина – буханка, фермер һәм бортлы УАЗ мең ярымнан артык километрны проблемаларсыз үтте, өстәвенә йөк белән шыплап төялгәннәр иде.
Александр Убейкин өчен бу гуманитар миссия белән МХО зонасына 25 сәфәр булды. Волонтерлар командасында Алексей Маклаков, Илдар Искәндәров, Илшат Минсафин, Дмитрий Федоров, Рәис Хөсәенов, Виталий Павлов, Роман Сулейманкин барды. Виталий, Дмитрий һәм Илдар гуманитар ярдәм илтү миссия белән беренче тапкыр бардылар.
.jpg)
Икәндәровларның – әти белән улның очрашуы сәфәрнең күңелле мизгеле була. Илдар махсус хәрби операция өчен автомобильләрне ремонтларга ярдәм итә, җибәрелгән машиналарның берсе дә аның катнашыннан башка китми диярлек – ул буяу, эретеп-ябыштыру, кузов эшләрен башкара. Ул, күп кенә ремонтчылар кебек үк (сүз уңаеннан, егетләр МХОгә җибәрелә торган машиналарны бушлай ремонтлыйлар), көне-төне автосервиста. Ә аның улы Алмаз – Кораллы көчләр офицеры, беренче көннән үк МХОдә. Автомобиль халык акчасына сатып алынды. Әтисе аны үзе илтеп тапшырды, аңа корал урнаштырачаклар.
Аксубай волонтерлары һәр сәфәрдә яклаучыларга гуманитар ярдәм алып барып тапшырудан тыш, сугышчыларга ярдәм күрсәтүчеләр өчен яхшылык эшләргә тырышалар. Сәфәр алдыннан алар безнең сугышчылардан, Ростов өлкәсенең торак пунктларының берсендә Белая Калитва бистәсендә Татьяна Ильинична дигән бер хатын-кызның яшәве, аның аналарча кайгырту белән аларга ярдәм итүе, волонтерларның да, солдатларның да аның өендә төн кунарга туктаулары, алар өчен ул бушлай ашарга әзерләве, егетләр юынып ял итә алулары турында мәгълүмат алдылар. Аксубайлылар бердәм халык: чиркәүдән аңа ярмалар, аш өчен яшелчәләр, Елена һәм Владимир Семеновлар гаиләсеннән бер тартма тушенка тапшырдылар.
–Шундый кешеләр булуына гаҗәпләнүдән туктамыйм. Аксубай сугышчылары аның белән кибеттә танышканнарын безгә дә сөйләделәр. Хатын-кыз безнең сәфәребезгә һәм ярдәм алып килүебезгә гаҗәпләнде, чөнки ул, беркемнән дә, бернәрсә дә өметләнмичә, бу игелекне, волонтерлар сафында торучыларның күбесе кебек үк, бушка башкара. Сөйләшүдән аңлашылганча, Татарстан егетләре аның өендә еш туктала икән, безнең сугышчылар юлында мондый кешеләр күбрәк очрасын иде, – ди Александр Убейкин.
Кире кайтканда волонтерлар Донецк өлкәсенең Горловка районында Саур-Могила – курган яныннан узганнар, анда Бөек Ватан сугышы елларында офицерлар, сержантлар, 5нче Удар армия, 293нче һәм 295нче гвардия укчы полклары сугышчылары җирләнгән. Алар барысы да 1943 елның 30 августында Саур-Могилада 277,9 биеклеген алганда һәлак булганнар.
.jpg)
Аксубайлылар һич кенә дә әлеге урында туктап, Ватаныбыз бәйсезлеге өчен барган сугышларда һәлак булганнарның батырлыгы алдында баш ими кала алмаганнар.
Волонтерлар МХО зонасыннан якташларыбыздан бик зур рәхмәт сүзләре алып кайттылар. Барлык 30 ярдәм йөген җыюда булышучыларның исемнәрен санап чыгарга газета битләре җитмәячәк. Ярдәм җыю бер генә көнгә дә тукталмый. Яклаучыларга тагын автомобиль, “Композитор” позывнойлы хөрмәтле якташыбызга тепловизор кирәк. Акча күчерү өчен реквизитлар: Терентьева Любовь Григорьевна, номер карты 2202 2063 8284 3634, карта “Сбербанк” либо по номеру телефона: +7 917 392-88-91на карту “Сбербанка”, держатель карты Флен Замилевич Зайнуллин. Һәр сум мөһим һәм кирәк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев