Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз

Район волонтерларының үз Җиңү символы бар

Бу – безнең мобилизацияләнгән сугышчы Херсон өлкәсеннән алып кайткан Россия Федерациясе әләме.

Сугышчы аны язын сугыш кырында дошман белән чираттагы бәрелештән соң таба. Флаг, мөгаен, аның фикеренчә, хәрәкәт итүче танктан яки бронетранспортердан шартлаган вакытта төшеп калгандыр.

Ул тирән пычрак колеяда яткан... Флагны югач, якташыбыз, шариклы ручка һәм фломастер белән куелган күп санлы имзаларны һәм дошманны соңгы тамчы канга кадәр кыйнарга чакырган язуларны күреп, хәйран кала. Әмма иң гаҗәпләндергәне шул: алар арасында шәһәрләрнең исемнәре дә язылган була, шул исәптән Нурлат белән Чистай да.

Сугышчы ялга кайтканда Ватанның төп символын районга алып кайткан һәм волонтерларга тапшырган.

Хәзер исә махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәркайсы, ялга кайткач һәм беренче эш итеп волонтерлар янына килеп, һичшиксез анда үз исемен язып куя.

–Бу флаг безнең ялга кайтучы сугышчылар өчен үзенә күрә саклаучы билге кебек булды, – ди Волонтер Елена Кузьмина. – Һәм без моңа бик шат. – Безнең сугышчылар, үз имзаларын куеп, Җиңүнең, һичшиксез, безнең якта булачагына ышансыннар иде. Һәм безнең әләм аның симовлы булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев